Дәүләт Думасына сайлауларда 60,06 процент бюллетень эшкәртелгән
VIII чакырылыш Дәүләт Думасына сайлаулар 17, 18 һәм 19 сентябрьдә узды.
(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ»). Россиядә VIII чакырылыш Дәүләт Думасына сайлауларда 60,06 процент бюллетень эшкәртелгән. Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматларына караганда, беренче урында — "Бердәм Россия" (47,16%), икенче урында — 20,89% тавыш белән КПРФ, өченчедә- 7,9% нәтиҗәсе белән ЛДПР.
Моннан тыш, лидерлар бишлегендә «Гадел Россия» (7,54%) һәм 5,7% белән «Новые люди» партиясе бар.
VIII чакырылыш Дәүләт Думасына сайлаулар 17, 18 һәм 19 сентябрьдә узды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев