Җырчы Дилә Дилә Нигъмәтуллина белән еш аралашсак та, күрешеп сөйләшмәгәнгә шактый вакыт узган. "Хата"ны төзәттек - шушы көннәрдә Диләнең РКБ якларындагы фатирында булып кайттым.
- Концертлар белән йөргәч, өйдә сирәгрәк торам. Шуңа, ял иткәндә, бөтен вакытымны кызыма бирәсем килә. Кафеда очрашу билгеләп, көнемне баладан аерым үткәрергә теләмим. Җыен да кунакка кил, - диде Дилә.
Фатир ишеген әнисе белән бергә Сафинә ачты. Өйләрендә ремонт бара икән...
- Туган авылда йортыгыз ни хәлдә? Ул хәзер бушмы?
- Өч ел элек 11 апрельдә әни үлде. Әти белән Казанга йөреп эшлиләр иде. Берара кара полоса башланды. Бик авыр чор булды. Әни авырган мәлдә, әти дә юл һәлакәтенә эләкте. Фатирда бер почмакта - әни, икенчесендә әти ята. Кызганам, ярдәм итәсем килә... Әнием үзе шундый хәлдә булып та, булышу ягын карады. "Бар, кызым, эшлә, концертларыңны туктатма", - дия иде. Аксап-туксап булса да, баланы карый иде. Кызганыч, әнине алып кала алмадык. Әтием ялгызы булгач, миндә яшәде. Аны карарга кирәк. Ә авылдагы ике катлы зур йорт буш калды. Анда бәйрәмнәрдә кайтырга тырышабыз.
- Йортны кем карый?
- Бик яхшы күршебез бар. Газ, ут һәм суны контрольдә тота, гөлләргә хәтле су сибә. Рәхмәт аңа!..
- Дилә, каенанаң да бакыйлыкка күчте. "Әниле-кызлы кебек без", - дип әйтә идең...
- Әйе, күптән түгел икенче әни дә арабыздан китте. Әле дә ышана алмыйбыз. Миңа карата бик яхшы мөнәсәбәттә булды, килен итеп карамады. Бәлки, ике ир бала үстергән анага (аранжировкачы - Марат Мухин һәм алып баручы Гөлназ Сәфәрованың ире - Ленар Мухин - Л.Й.) кызлар тансык булгандыр. Шуңа: "Кияүгә чыкмадым, ә әнигә кыз булып килдем", - дидем... Сафинәне аеруча ярата иде. Кызым да дәү әнисе өчен үлеп торды.
- Бала да авыр кичергәндер?
- Ике айга якын вакыт үтте, тик һаман әйтә алмыйм. Бала белми, аңа стресс булыр, дип куркам. "Дәү әниең Төркиядә ял итә, монда салкын бит", - дидем. Белмим, ничек әйтәсе булыр?! "Кайчан кайта?" - дип еш сорый. Мин гастрольләрдә чакта гел әни белән калды.
- Югалтулар эшеңә дә тискәре тәэсир иткәндер? Берара экраннан да, сәхнәдән дә югалып тордың...
- Соңгы еллардагы бер-бер артлы югалтулар, кайгы-хәсрәтләр, әлбәттә, иҗатка да нык тәэсир итте. Башта чыдадым, әни китеп баргач, сындым. Барысы да тукталды. Елга якын җыр яздырмадым. Нәрсәгә алынсам да, кул ятмады. Гастрольләргә йөрми башласаң, халык тиз оныта бит. Телевидение экранында күренмәсәң, югалды, диләр. Ә анда ничек үтеп кергәнне үзебез генә беләбез. Абыем Булат та бер елга якын иҗат белән шөгыльләнмәде. Ул да: "Тәнәфес кирәк", - диде. Теләге булмаса, абыем эшкә тотынмый. Мин әле үземне ничек тә мәҗбүр итә алам. Ә ир-ат алай түгел. Шулай берничә сәбәп аркасында тукталып тордык. Аны тамашачы да сизде. Былтыр Булат уйлана башлады. Мин дә аны яңадан илһамландырырга тырыштым. Һәм, шөкер, икебез дә яңа сулыш белән кабат старт алдык, район-авылларда йөрибез. Администраторны тиз таптык, көчле команда да тупланды. Планнарыбыз зурдан, идеяләребез күп...
Лилия ЙОСЫПОВА
Ирек мәйданы
Нет комментариев