Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Депутатлар май бәйрәмнәрендә озаклап ял итү турында закон проектын хупламаган

Бүген Дәүләт Думасының Хезмәт буенча комитеты, Яңа ел каникулын кыскарту хисабына, 1-9 май чорында ял итү турында закон проектын кире каккан.

1-9 май көннәрендә ял итү һәм Яңа ел бәйрәмнәрен дүрт көнгә кыскарту турында закон проектын Думага апрель аенда “Новые люди” фракциясе депутатлары керткән.

“Закон проектына бары тик тискәре бәяләмәләр генә бирелде, аны хуплауга нигез юк”, – дип белдергән Дума комитеты әгъзасы Михаил Тарасенко.
“Мондый тәкъдимнәр әледән-әле булып тора. Авторлар кыш көне каникул бирелүен, ә бу чорда балаларның ата-аналары белән шугалакларга, чыршыларга йөрүен исәпкә алмый”, – дип өстәгән ул.

Чыганак:https://vatantat.ru/2023/07/117982/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев