Искәндәр Урманцев безгә ТНТ каналы күрсәткән "Дом-2" проекты аша яхшы таныш. Кайчандыр, ул анда үз язмышын эзләргә барган иде. Урманцевлар белән Сабировлар - гаилә дуслары, Казаннан Уфага, Уфадан Казанга бер-берсенә кунакка йөрешәләр.
Хәтерегездә булса, кышын Дубайда ял иткәндә, Данир: "Катык белән шулпа ашыйсы килә", - дип, туган ягын сагынгынганын белдерткән иде.
Мөгаен, бу юлы да океан артында бар тик катык һәм шулпа турында уйлап ятадыр. Тик 11 майга тиклем Данирга бары тик диңгез ризыклары белән тукланырга туры киләчәк. Ə инде кайткач, җиң сызганып эшкә тотынасы: Башкортстанның берничә шәһәр-районында концерт куеп, бишенче сезонны ябасы һәм җәй буена яңа концерт программасы әзерлисе бар.
Нет комментариев