“ДАКАР-2018” раллиенда җиңүчеләр сабалылар белән очрашты
Сабага "Дакар-2018" ралли-марафонының бишенче этабында йөк машиналары арасында җиңү яулаган экипаж җитәкчесе Э.Николаев һәм А.Каргинов килгән иде.
(Саба, 2 март, "Татар-информ", "Саба таңнары", Фәнил Мәүлетов). Саба яшьләренең күбесе моңарчы "Дакар" марафоннарында катнашучы "КамАЗ"ларны телевизордан гына караганнары булса, 21 февральдә олысы-кечесе легендага әйләнгән автомобильне якыннан күрделәр. Күрү генә түгел, капшап та карадылар, кабинасына да кереп утырдылар, янәшә басып фотога да төштеләр, дип яза җирле басма.
Раллида катнашучы "КамАЗ-мастер" гадәтиләреннән күпкә аерыла, кабинасындагы приборлар белән гомумән очкычны хәтерләтә икән. Шулай булмыйча, аны йөртүчеләр үзләре дә "пилотлар" дип атала бит. Сабага "КамАЗ-мастер"да "отучыларның" иң-иң осталары - Дакар-2018" ралли-марафонының бишенче этабында йөк машиналары арасында җиңү яулаган экипаж җитәкчесе Эдуард Николаев һәм Андрей Каргинов килгән иде. Район мәдәният йортында аларның чыгышын Саба аграр көллияте студентлары гына түгел, Совет депутатлары, оешма-предприятие җитәкчеләре дә тыңлады һәм сорауларга күмде. Беренче булып сүз алган Эдуард Николаев районнарда очрашулар үткәрүнең, "КамАЗ-мастер"ны презентацияләүнең максатын яшьләрне һәрвакыт җиңүләргә омтылучылар итеп тәрбияләүдә күрә. Экипаж җанатарлары кайда гына яшәмәсеннәр, аларның җиңүдә өлеше зур.
Э.Николаев сөйләгәнчә, Перу, Боливия, Аргентина территорияләре аша үткән трасса беренче көннән үк бик катлаулы каршылыклар аша узудан башлана. Күпчелек лидерлар вакытны югалталар, бишенче этап башында Эдуард Николаев машинасы да комлыкта яны белән ава. "Безне Аргентинаның бик тәҗрибәле пилоты Федерико Вильяграның экипажыннан минутлар гына аера башлаган иде. Шулай да киеренке вәзгыятьтән чыга алдык, машина барлык йөкләнешләрне дә күтәрде. Без ралли тарихында 15нче җиңүебезне марафон оештырылуның 30 еллык юбилеена багышладык", - диде Э. Николаев.
Ә Андрей Каргинов сөйләгәнчә, команда халыкара ралли өчен техниканы сызымнарын сызып, үзе проектлый, ясый, ярыш машиналарын үзе җыя, шулар белән ярышларда катнаша. "Икенче елга машинага яңалык кертмисең икән, син отыласың. "КамАЗ-мастер"ны гына түгел, спорт залларында даими булып, ярышка үзебезне дә физик яктан әзерлибез. Чөнки уңышның 50 проценты экипажга бәйле",- диде ул һәм актив җанатарлары булганнары өчен Саба яшьләренә рәхмәт белдерде. Очрашуда катнашучылар узыш вакытында "КамАЗ-мастер" әрҗәсендә ниләр булуы, нинди запас частьләр кулланылуы, машинаның сайлаган оптималь тизлеге белән кызыксындылар. Хәзерге вакытта Эдуард Николаев экипажы июль аенда узачак "Ефәк юлы" ярышларына әзерләнә, диелгән район хәбәрендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев