Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Cөяк белгече Радик Солтанов: “Кулларым белән дәвалыйм. Моны кешегә әйтеп аңлатып булмый”

Бөкрене турайта, тайпылган буыннар, чыккан сөяләрне урынына утырта… Арча районының Гөберчәк авылында яшәүче Радик Солтанов меңнән артык кешене сәламәтлеккә кинәндергән. Кайберәүләр хәтта катлаулы операцияләргә дә бармыйча калган. Юк, ул табиб түгел, тракторчы. Шуңа да карамастан, аның басудан эштән кайтуын көтеп торучылар аз түгел. Авыруларны кире бормый, тик кояш баегач, килмәскә куша.

Радик Солтановка дәвалау сәләте әнисе Минсәгыйрәдән күчкән. Аның әбисе дә чыккан сөякләрне утырта торган булган. Радик  кечкенә  чагыннан ук әнисенең  ничек дәвалавын күреп үскән. Теге яки бу сөякне ничек  утыртасы дип  сораулар да биргәләгән. Әнисенең кулының көче җитми башлагач,  аңа булышырга туры килә. Күрәзәче дә, өшкерүче дә түгел, ниндидер шифалы мазьлар да ясап сатмый.

– Барысы да шул әнигә булышудан башланды. Тартып утыртырга көч кирәк бит. Элек Әлмәт якларына шабашкага йөргәндә дә, ярдәм сорап  еш киләләр иде. Бу эш белән  утыз елга якын шөгыльләнәм. Туктап та торган идем,  тик  әни  ташламаска кушты, –ди 58 яшьлек дәвачы Радик Солтанов.

Радик Солтанов эштән арып кайтса да,  бусагасын атлап килүчеләрне кире бормый. Дөрес, хәзер аңа күпләр алдан язылып килә икән. Ни өчен дигәндә,  эштә булуы бар. Өйгә кайткач та мал-туарын карарга кирәк. Без килгәндә, хатыны Гөлинә белән  абзарда кайнашкан чагы иде. Безнең кебек эшеннән бүлүчеләр җитәрлек, димәк.  Дәвачы анысына сүз әйтми. Тик  күп сораулар биреп аптыратканны яратмый. Элек бигрәк тә  аз сүзле булган, кешеләр белән аралашып,  үзе дә  ачылып киткән.

– Синең табиб дипломың бармы? Кайда укыдың? Барысын да кайда беләсең? Болар – минем яратмаган сораулар. Мин аңлатырга тиешмени, нәрсәгә? Игъланнар биргәнем дә, берәүне дә махсус чакырганым да юк. Гадәттә, таныш-белешләре аша сорашып киләләр, –ди Радик әфәнде.

Аның тагын бер  еш ишетә  торган  соравы бар әле: “Кешене дәвалаганда, син нишләп читкә карыйсың?”

–Күз белән карау – мөһим түгел. Мин кулларым белән дәвалыйм. Сынган, тайган җирне шундук тоям. Әйтик, умыртка баганасын утырта башлыйм икән, кул үзеннән-үзе шунда ябыша. Утырып беткәч кенә ябышудан туктый. Бик кызык бит. Моны кешегә әйтеп аңлатып булмый, –ди әңгәмәдәшем.

Кайбер  дәвачылар: “Кешеләрне кабул итми торсам, бармак  башлары чиләнә башлый”, – ди. Радик әфәнде андый нәрсәдән интекми. Тик кешенең чирен үзенә алып, кәефсезләнгән  чаклары  аз булмый. Монысы инде баш авыртуын дәвалаган очракларга кагыла. “Кешегә ярдәм итү – сөенеч,  күңелгә рәхәт булып китә. Тик үземнең дә сәламәтлек бетеп килә шул инде. Элек  энергиям күбрәк  иде. Эчкән кешене айнытканда, кулларымнан җылы бәрелеп тора иде”, –ди ул.

Реклама

Кайберәүләр аңа гомер буе рәхмәтле. Бер хатынга табиблар бот сөягенә операция ясатырга тәкъдим иткән булган. Бәясе дә кесәгә сугарлык – 140 мең сум. Пычак астына кереп ятарга да курыккан ул. Радик Солтанов аны  өч  сеанстан соң ук аякка бастырган. Менә шундый  могҗиза! Хәзер теге ханым чатыр-чотыр чабып йөри, ди. Юл фаҗигасеннән соң бөкре калган иргә дә кулларының шифасы тигән. Аңа да  сәламәт, бәхетле тормышына кайту өчен өч көн җиткән. Акчаны да кул әҗере  өчен генә ала. Файдасы тисә калдырыгыз, ди. Биргәннәр һәм бирмәгәннәр бар.

Күп кешенең хәзер – умырткасында кимерчәк. Дару гына булышмый. Радик Солтанов әнә шулай, ди. Бүсер электән булса, аңа тими. Файда китерәм дип, кешегә зыян эшлисе килми аның. Бүсере бетсә дә, әмма шул урын сызлый торган булырга мөмкин. Шуңа күрә яңа чыккан бүсерләрне генә  дәвалый. Ярдәм сорап килүчеләр арасында табиблар да бар. Аңа күбрәк Биектау, Балтач, Әтнә якларыннан киләләр. Кайберәүләр иртәнге сәгать 4 үк  ишеген шакый.

– Бу чирләрне экологиядән, хәрәкәт җитмәүдән, тукланудан күрәм мин. 1985 елга кадәр бәрәңге корты булмады. Хәзер  өчәр тапкыр агуларга туры килә. Ашаудан да күп нәрсә тора. Онның да сыйфаты югалды. Элек симез кешеләр юк иде, хәзер күп. Барыбыз да тәмлене ярата, әмма хәрәкәт юк. Без чишмәдән су китереп үстек. Кер юганда өчәр сәгать чират  көтә идек. Салкын су  белән кер югач, кул сызлый торган була. Шуңа күрә кулларны сакларга кирәк. Тәм-томга кызыкмагыз, ешрак җәяү йөрергә тырышыгыз. Хәрәкәтле тормыш, бәрәкәтле дә булачак,  –ди халык табибы.

 

Сәрия МИФТАХОВА
Ватаным Татарстан

Чыганак: https://matbugat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев