Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Чисталыкны саклаган җирдә генә матурлык була

Ә чиста булсын өчен, пычратмаска кирәк.

Байлар Сабасындагы парклар чит ил кунакларын да таң калдырырлык. Район җитәкчелеге аны халык ял итсен, сәламәтлеген ныгытсын, вакытны файдалы үткәрсен өчен барлыкка китертә. Ләкин, ни кызганыч , кайберәүләр бу тырышлыкны бәяләп бетерми. Кайбер паркларда иртәнге якта менә шундый тәртипсезлек, чүп оясына тап буласың. Спорт мәйданчыклары тирәсендә дә чүп өеме кала. Тирә- юньдә камералар булу да халыкны куркытмый хәзер. Барысы да күңелдән һәм гаиләдәге тәрбиядән башлана шул. Мондый күренешләр тәнкыйтьтән түбән. Чисталыкка битараф булмаучылардан фотолар кабул итәбез. Тәртипсезлек күренешенә тап буласыз икән, безгә фотога төшереп җибәрегез. Иртә таңнан район урамнарын менә шундый чүптән чистартучы торак- коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләренә, өмәләрдә катнашучыларга, волонтерларга аерым рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев