Чәй гөмбәсе файдалымы?
Чәй гөмбәсенең ватаны — Цейлон. Европада ул ХХ гасыр башында тарала. Аны чәй куасы, маньчжурия гөмбәсе дип тә йөртәләр. Чәй гөмбәсе чүпрә һәм әче серкәле бактерияләр кушылмасыннан тора.
Чәй гөмбәсен үзегез дә үстерә аласыз. Моның өчен эре яфраклы, кушылмасыз кара чәй (арзанлысы да ярый) кирәк. 3 литрлы банканы бик яхшы итеп чәй содасы белән ышкып юарга. Чисталык бик мөһим, чөнки микроблар булганда, гөмбә үсә алмый. 0,5 л кайнар суга 5 аш кашыгы чәй салып пешерергә. Суынгач, 7 аш кашыгы шикәр комы кушарга. Яхшылап болгатырга, шикәр тулысынча эреп бетәргә тиеш. Аннан марля аша сөзәргә һәм алдан әзерләнгән банкага бушатырга. Өстен марля белән капларга һәм 6 атнага җылы урынга куярга. Баштарак төнәтмәдән аш серкәсе исе килә, бер атнадан ис бетә, төнәтмә өстендә элпә хасил була: чәй гөмбәсе үсә башлый.
Алга таба төп таләп — гөмбә һәрчак төнәтмә өстендә булырга тиеш. Әгәр бата икән, ул авырый дигән сүз. Үсә төшкәч, гөмбәгә сыеклык җитми башлый, аны 3 литрга җиткерергә кирәк. Шикәр комын күп өстәмәгез, 1 л чәйгә 2 аш кашыгыннан арттырмагыз.
Гөмбәне 2-3 атнага бер җылы суда юарга, 1-2 минут һавада тотарга кирәк. Чәйне марля аша сөзеп, чиста банкага бушатырга һәм гөмбәне кабат салып, марля белән каплап куярга. Бу эшне башкармаганда, гөмбә көрән төскә керә, тарала башлый, төнәтмәсе болганчыклана.
Чәй гөмбәсе төнәтмәсе үтә күренмәле булырга тиеш. Болганчыгының файдасы юк, ул хәтта сәламәтлеккә куркыныч тудыра ала. 6 атнадан аз-азлап эчәргә була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев