Чупайда ай саен бер янгын: очраклылыкмы, үч алумы?
Әлмәттә яшәүче Рәхилә апа Шаһапованың үз гомерендә өч мәртәбә янгын чыкканын күргәне бар. Өчесе дә Чупай авылындагы шәхси хуҗалыкларында чыккан, өчесе дә… бу җәйдә. Иң беренче булып ишек алдындагы келәтләр янган. Шул вакытта ук моның очраклы гына килеп чыккан каза булмавын, кемнеңдер, ихатага кереп, ут төртүен аңлап ала Рәхилә ханым....
ЯНАУДАН СОҢ КИЛГӘН ЯНУ
Чупайдагы бу «утлы» хуҗалык бөтенләе белән үк Рәхилә апаныкы түгел. Заманында бертуган сеңлесе, үзенең улына калыр дип, соңгы акчаларын җыеп, шушы авылда йорт сатып алган була. Җәйге чорда монда кайтып ял иткәннәр, яшәгәннәр, йорт бөтенләй үк хуҗасыз тормаган. Ике елдан соң Рәхилә апаның сеңлесе яман шеш авыруыннан вафат була. Өй васыятьнамә буенча аның улына күчә. Тик турыдан-туры хуҗасы булса да, егет үзе бу өйгә кайтып яшәргә ашыкмый. Шунлыктан, сеңлесен җирләгәннән соң, өйне карап тору Рәхилә апа җилкәсенә төшә. 4 ел буе бакчасына бәрәңге, суган, кишер сыман яшелчәләр утыртып, Чупайдагы йортны дача формасында гына файдаланалар. Киләчәктә дә шулай булыр иде, бәлки, әмма 17нче май көнне келәтнең янып китүеннән башлап, бу хуҗалыкта һәр ай саен ут белән көрәш башлана.
- Сәгать төнге уникеләр тирәсе иде, мин инде йоклыйм, бер мәлне телефоныма авылдагы күршеләр шалтырата. Сезнең анда гаражыгыз, сараегыз һәм келәтләрегез яна, диләр. Минәйтәм, ут төрткәннәр моңа! Газ да үткәрелмәгән, ут та - ул келәт ничек янып китәргә мөмкин? Чырасы да калмый янып беттеләр. Янгын сүндерүчеләр, монда ут төртү булмаган, диделәр, полиция дә килеп тикшермәде, карамадылар да. Ярар, авыр булса да, килештем инде моның белән. Ул сарайлар барыбер иске иде инде. Яндырсалар яндырганнардыр, инде кабат тотынмасыннар гына, дидем. Ишек алдында эшләнеп бетмәгән мунча бар иде. Авылдагы исерек сәрхушләр аның су җылыта торган казанын күптән урлап чыгып сатканнар иде инде, мичен дә ватып бетергәннәр иде, ул шул килеш кенә торды, без аны якмадык та, анда юынмадык та. 2нче июльдә төнге уникедә тагын телефон шалтырый. «Синең мунчаң яна», - диделәр. Мин шундук сикереп тордым да, Әлмәттәге полиция бүлекчәсенә торып чаптым. «Минем авылда мунчам яна, зинһар өчен, нинди дә булса чара күрегез, ул мунча файдаланышта түгел иде, тик торганнан янып китә алмый. Аннан соң бу инде ихатада чыккан беренче янгын гына түгел, кемдер безгә ут төртә. Өемә дә төртмәгәйләре дип куркам, ишек алдында башка төзелеш калмады бит инде», - дидем. Тикшерегез, дип, үтенепләр сорадым инде шунда. Янгын урынына барып, нәрсәләрдер языштырдылар да, кайтып киттеләр, аннан соң, бу ут төртү булмаган, дип кәгазь бирделәр, янәсе, мунчаның түбәсе генә янган бит, унбиш мең генә зыян килгән. Шулай итеп, җинаять эше янә ачылмый калды, - дип сөйли Рәхилә Шаһапова.
Ике мәртәбә булган янгыннан соң, йокысы кача аның. Күңеле йорт өчен борчыла. Яман шеш авырулы сеңлесенең соңгы акчаларына сатып алган хуҗалыгын кемнеңдер кара төн уртасында яндыруын берничек тә аңлый алмый әңгәмәдәшем. Аның шуңа да ачуы килә - вакыйга булган урынны тикшергәч, янгын сүндерү оешмасы вәкилләре үзләре үк: «Электр чыбыгы үткәрелмәгән, проводкалар янмаган», - дип язалар. Ә нәрсәдән янып киткән соң ул шулай булгач? Янгын сүндерүчеләр бу сорауга: «Бәлки, берәрсе тәмәке төпчеге ташлагандыр», - дип җавап биргән. Бәхәсләшми Рәхилә апа, бәлки, ташлаганнардыр да. Ләкин беркем дә яшәми торган йортның мунча түбәсендә төнге уникедә нишләп йөргән соң ул «кемдер»?!
Аннан соң ут төртеп яндырганнар дип шикләнерлек җирлеге нык Рәхилә ханымның. Авылда үзенең дошманнары булмаса да, мәрхүм сеңлесе улының авылдагы малайлар белән еш кына сугышуын һәм әйткәләшүен ишеткәләгән ул. Сугышып, кешелектән чыкмасын дип, егетне үз фатирына - Әлмәткә дә алып киткән булган. Әнә шундый сугышларның чираттагысы вакытында Рәхилә апаның энекәшенә сугыш чукмарларының берсе кисәтү ясый: «Мин сиңа күрсәтермен әле күрмәгәнеңне, сак бул! Әле үкенәчәксең син». Бу янауларны күршедә яшәүче карчык та ишетеп калган була, янгыннар башлангач, Рәхилә апага килеп, үзе сөйләп бирә.
Җавапсыз калган сораулар белән янә бер айдан артык вакыт үтеп киткән. Килгән бәла-казаларның ахыры шушы мунча вакыйгасы белән тәмамлангандыр дип уйлый гына башлый Рәхилә апа, һәм 21нче августта кабат төнге уникедә телефонына күршеләре шалтыраткан тавышка сискәнеп уянып китә. Бу юлы аңа, өең яна, дип хәбәр итәләр.
- Өйнең верандасы эчендәге бөтен җиһазлары белән янып бетте. Түбә дә калмады. Эчке якта өйнең идәне генә калган да, диварының бер өлеше исән. Бөтен булган әйбер шул. Бу өйне әллә торгызырга микән дип уйлаган идем дә, полиция тотынмаска кушты. Тикшерү эшләре барачак, ди, ут төртмәделәр микән, дип шикләнәләр. Чөнки янгын өйнең эчке ягыннан түгел, тышыннан башланган. Аны иртәрәк шикләнәсе иде! Миңа хәзер полиция нәрсәгә кирәк, өй янып бетте бит инде. Үзләренә дә әйттем: «Ишек алдында яндырырдай әйберем калмады, хәзер сез миңа кирәк түгел инде», - минәйтәм. Әгәр шунда иртәрәк килеп, ичмасам, җинаятьчене эзләгән кыяфәт чыгарып йөргән генә булсалар да, бу хәл булмый иде. Өйне булса да саклап кала алыр идек, дип уйлыйм.
Өйне саклап калу дигәннән, ут төртүче аны беренче мәртәбәдән үк яндырып җибәрә алмаган. Бәла булган көнне Рәхилә апаларның күршеләрендә генә яшәүче Эльмира Таҗиева, кечкенә баласының машинада калган имезлеген алырга дип, очраклы рәвештә генә урамга чыккан була. Инде караңгы төшкән, баганада утлар кабынган, һәм… күрше Рәхилә апаларның өй почмаклары янып ята түгелме?!
- Башта мин аны баганадан төшкән ут дип кенә уйлаган идем, янгын икәнен аңлап алуга, чабып өйгә кердем, ирем бер чиләк су алып чыгып, тиз генә сүндерде. Сүнеп бетте ул. Өйгә тышкы яктан, почмагыннан төрткәннәр иде утны. Ләкин берничә сәгатьтән ут өйнең түбәсен чолгап алды. Бу юлы бер чиләк су белән генә сүндерерлек түгел иде инде, коткарып калып булмады, - дип сөйли ул.
БЕЛМӘМЕШКӘ САЛЫНМЫШ
Турыдан бәреп үк әйтмәсә дә, Эльмира Таҗиева авылда калырга куркуын яшерми. Күршеңдәге тулы бер хуҗалыкны утка тотсалар, куркырсың да. Шунысы кызганыч, авылда ут белән шаярулар моның белән генә бетмәгән. Урамдагы зур чүп савытын, башка бер кешенең печәнен дә яндырганнар. Әлеге уңайдан авылның участок полициясе Руслан Каюмовка шалтыраттык. Җинаятьчеләрне эзләү эше башланганмы, нинди хәлләр майтарыла Чупайда?
- Бу ут төртү булган, дип, әлегә әйтә алмыйбыз, чөнки янгын сүндерү органыннан миңа бу хакта бернинди язу да килмәде. Ләкин кул кушырып утырмыйм, үземчә тикшерү башладым: белешәм, кешеләр белән сөйләшәм, йөрим. Әйткәнемчә, әлегә миңа янгын сүндерү бүлегеннән, бу ут төртү булган, дигән нәтиҗә кәгазе килмәде. Килмәгәч, мин берни эшли алмыйм. Җинаять эше дә ача алмыйбыз әлегә. Ут төрткәннәрме, юкмы - моны янгын сүндерүчеләр генә әйтә ала.
- Участок полициясе инспекторы буларак, баштарак булган ике янгыннан соң берәр нинди тикшерү алып бардыгызмы соң? Бәлки, бу махсус эшләнгән эштер, дигән уй килмәгән идеме башыгызга?
- Мин бу участок полициясендә ике ай гына эшлим әле. Шуңа бер нәрсә дә әйтә алмыйм. Ләкин янгыннар әле дә дәвам итә авылда. Кемнеңдер печәнен яндырганнармы… Миңа хәбәр итүче булмады, шуңа тәфсилләп белмим әле анысын.
- Рәхилә апаның энесенә авыл егетләре янаганы турында сез беләсезме?
- Әйе, әйткән иде. Ярар, ул егетләрне табып, сөйләшермен әле мин бу темага.
Шушы ук мәсьәлә буенча Татарстанның янгынга каршы федераль хезмәтенең Әлмәттәге янгын-коткару бүлеге җитәкчесе урынбасары Александр Токаревка шалтыраттык. Ут төртү чынлап та булганмы, ни өчен мондый нәтиҗәне иртәрәк ясамаганнар, электр чыбыгы да булмаган бинаның тик торганнан янып китүе сәер хәл булып тоелмаганмы янгын сүндерүчеләргә?
- Әйе, монда ут төртү белән бәйле рәвештә хәзерге вакытта районның Эчке эшләр идарәсе тарафыннан тикшерү эшләре алып барыла. Ә инде сезнең, ни өчен бу махсус эшләнгән эш икәнлеген өе янып беткәч кенә уйлый башладыгыз, дигән соравыгызга… Яндырганнармы, юкмы - моның белән без түгел, оешмабызның күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге шөгыльләнә. Без бит янгын сүндерүчеләр, андый нәтиҗәне фаразлап кына әйтә алабыз ә монда фаразлар гына ярамый, тикшерү кирәк.
Урынбасар безгә күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге җитәкчесе белән сөйләшергә киңәш итте. Ләкин бүлекне җитәкләүче Рөстәм Нәбиев сорауларыбызга җавап бирмәде. Чупайда өч ай рәттән килеп чыккан өч янгын турында ул бөтенләй белми булып чыкты. Әллә белмәмешкә салындымы? «Бездә янгыннар күп була инде ул», - дип кенә куйды һәм, сораулары булса, хуҗалыксыз калган Рәхилә апага үзенә килеп сорарга киңәш бирде.
Хәзер сорауларга җавап бирүдән ни файда, сорауга җавап биргәннән генә йорт кире калкып чыгамы соң?
Чупай авылында йортлар саны аз түгел. Ут төртүченең кулыннан килеп тотмасалар, эшләрнең начар тәмамлануы да бар. Ярый ла бу очракта милек кенә янган, кешеләргә зыян килмәгән. Ә бит эшләрнең көтелгәннән дә тирәнгәрәк кереп китүе мөмкин… Тикшерү эшләре тәмамланганнан соң, вакыйгаларның ни белән бетүен тагын бер язып чыгарбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев