Чистайда яшәүче 23 яшьлек Ангелина Кобзева өч яшьлек баласын үтерергә теләп, авыр тән җәрәхәтләре ясаганы өчен суд тарафыннан 11 елга ирегеннән мәхрүм ителде. Аллага шөкер, табиблар кызчыкны саклап кала алдылар. Бүген аның яшәү урыны – балалар йорты.
Бу коточкыч вакыйга быелның июль азагында була. Ангелина бергә яшәүче ир-ат, сигез яшьлек улы һәм өч айлык кызы белән танышларына кунакка килә. Очрашу спиртлы эчемлекләрсез үтми, соңыннан ачыкланганча, Кобзевалар да, хуҗалар да кырык градуслы шешәне үз иткәннәр.
Кунаклар өйләренә кайта алмау дәрәҗәсенә җиткән, хуҗалар боларны төн кунарга калдырган. Хуҗалар йоклаган. Кунаклар сүздән-сүз китеп, кем гаилә өчен күбрәк файда китерә дигән сорауга җавап эзләргә керешкән. Ызгыш-талаш киткән, тавыш купкан. Аракы кыздырган кан, сыегайган зиһен үз эшен башкарган. Ни сөйләгәнен, ни кыланганын абайламаган яшь ана талашның иң югары ноктасында: “Сиңа да, миңа да кирәк түгел бу бала”, – дип, өч айлык кызчыкның аягыннан тотып, икенче каттагы фатирның ачык тәрәзәсеннән ыргыткан. Бер секунд эчендә айныганнар айнуын, әмма аңы томаланган хатын эшлисен эшләп өлгергән инде.
Өч айлык бала авыр тән җәрәхәтләре ала, баш мие селкенә. Сигез яшьлек улының тиз генә башы эшләп, күршеләрен уятып чыгаруы гына баланы саклап калырга ярдәм иткәндер дип сөйлиләр әлеге вакыйга шаһитлары. Күршеләр медицина хезмәткәрләрен һәм полиция чакырталар. Баланы иң элек район хастаханәсенә, соңыннан республика клиник хастаханәсенең нейрохирургия бүлегенә алып китәләр. Әни кешене кулга алалар. Өч ай дәвамында тикшерү эшләре бара. Анда Кобзеваның алдан кылынган кара эшләре дә ачыклана. Яшьтән җиңел тормыш алып барган, балигъ булмаган килеш бала тапкан, сугышып йөреп, бер кызга пычак белән чәнчегән өчен шартлы срок алган.
Чистайдагы әлеге вакыйга интернет челтәренең социаль төркемнәрендә зур гауга кузгатты. Һәркем үз фикерен, үз сүзен әйтеп калырга тырышты.
Гомумән алганда, ул бәхәсләр барышында ни өчен нарасыйлар гомере дә бер тиенгә тормый, кадере юк дигән сорау туа. Һәр туган нарасый ата-ана, дәүләт тарафыннан сакланырга тиеш кебек югыйсә, ә чынбарлыкта гел киресенчә.
Рәсми саннарга карасак, республикабызда узган ел аннан алдагы елга караганда туучылар саны 13,8 процентка кимегән һәм бу хәл өченче ел рәттән күзәтелә икән. 2015 елда туучылар саны 56,8 мең булса, 2017 елда бу сан инде 48,1 меңгә төшкән.
Россиядәге 2,5 миллион гаилә баласызлыктан интегә икән. Бу статистика 2011 елдан гына исәпләнә башлаган, моңарчы, гомумән, мондый сан булмаган да, игътибарга да алынмаган. Язманың төп темасын раслаучы тагын бер куркыныч сан – ел саен Россиядә ата-ана гаебе белән яше дә тулмаган мең бала үлә икән.
Чәч үрә торырлык, шаккатыргыч яңалыклар белән дөнья тулган. Күптән түгел генә Түбән Кама чүплегендә яңа туган сабый табылды. Һава температурасы, аеруча төнге сәгатьләрдә, шактый салкын булса да, бала исән калды һәм, Алла рәхмәте белән, яңа гаиләле дә булды. Быелның февраль аенда Казанда булган вакыйга, ни кызганыч, күңелсез тәмамланды. Габишев урамындагы чүплектә табылган яңа туган сабыйны коткарып кала алмадылар. Шул ук язмышка быел Аксубайда туган сабый да дучар булды. Анасы аны туңдырып үтергән дә соңыннан күрше йортның ишегалдында ташлап калдырган.
Халык бу хәлләргә үз фикерен белдерә һәм, башлыча, барлык афәтләрдә хөкүмәтне гаепли. Узган гасыр башыннан алып бүгенгәчә Россиядә гаиләгә, балаларга карата аңлы сәясәт юк. Революция, сугыш чорларында гаиләләр ишле булды, бүген исә бер бала да тансык дип сөйлибез. Барысы да хак. Әмма һәр чорның үз хаклыгы. Элек балалар арасында, бигрәк тә авылларда, үлем-җитем күп теркәлгән. Тәрбияләргә шартлары да булмаган, медицина түбән дәрәҗәдә, гади халыкның белем ягы да сай булган. Әмма ничек кенә булмасын, бергәләшеп, ач-ялангач тәгәрәшеп үскән сабыйлар.
Бүген әлеге күренешнең киресен күзәтәбез. Бер бала табабыз да аны иркәли-иркәли үстерәбез. Чөнки бер баланы тәрбияләп була әле. Ә менә ике-өч сабыйны аякка бастырыр өчен күп вакыт һәм саллы акча янчыгы кирәк. Дәүләт тарафыннан кайбер кызыксындыру чаралары уйлап табалар табуын, әмма нәтиҗәсе аяныч шул аларның. Тышы ялтыраган эче калтыраган, уйлап бетерелмәгән акцияләр, проектлар белән бала табу санын арттырып, гаиләләрне саклап калып булмый. Халык та акыллы хәзер, бер үк ятьмәгә ике тапкыр эләкми. Мисал өчен ана капиталын гына алып карыйк. Ии, моңа беренче мәлдә халык шатланды, узыша-узыша бала таба башлады. Проект башында сабыйлар саны кискен артты, әмма өч ел узгач, демографик хәл тагын кискенләште. Чөнки халык алдаганнарын аңлады. Ул ана капиталын файдалы эшкә җигү бик мәшәкатьле. Аны куллану мөмкинлекләре тар. Йорт та салып булмый аңа, хәтта төзелешне башлавы да авыр, ипотекага куллану да кыен. Ә менә ни өчен шул ук ана капиталына гаилә өчен машина сатып алырга ярамый?
Андый тәкъдимнәр булмады түгел, булды, әмма хөкүмәт тарафыннан кире кагылды. Юкса нинди отышлы булыр иде ул, бигрәк тә күп балалы гаиләләр өчен.
Гаилә тотрыклы булганда гына дәүләтнең киләчәге бар, ул нык булачак, халык саны артачак, кеше гомере кадерле булачак. Бүген исә һәркем үз-үзен саклап калу белән мәшгуль. Тырыша-тырмаша көн күрә, моннан тарта, тегеннән ямый, арлы-бирле чаба, үзен күрми, якыннарын белми. Кешенең шул чабыштан зиһене томаланган, психикасы какшаган, сәламәтлеге беткән. Бу чабышта өстенлекләр дә үзгәрде, Аллаһы Тәгалә билгеләгән принциплар дә буталды, хатын-кыз мужик булды, ир-ат исә нәзберек, нечкә күңелле бала ролендә калды. Шуңа да статистика буенча бүгенге гаиләләрнең 90 процентында тормыш гауга-низаглардан тора да инде. Чөнки гаиләдә кем баш та, кем муен икәнен бүлешү бара, кем күбрәк акча эшли, кем гаилә өчен мөһимрәк? Ә бит болай булырга тиеш түгел, гаилә дигән хәтфә болыны ызгыштан туган тигәнәкләр белән түгел, ә мәхәббәттән туган матур-матур чәчәкләргә күмелсен иде!
P.S. Әлеге язма әзер булгач кына түбәндәге хәбәр килеп иреште. РФнең Тикшерү комитетын җитәкләгән Александр Бастрыкин оешма вәкилләренә, гаиләләрдә сабыйлар белән фаҗигаләр, үлем очраклары ешаю сәбәпле, балалар иминлеге өчен җавап бирүче җирле чиновникларның эшчәнлеген тикшерү тәкъдиме белән чыкты. Тикшерүчеләр, фаҗига булган гаиләләр тормышы белән якыннан танышачаклар, һәм ни дәрәҗәдә дәүләт вәкилләренең башбаштаклыгы моңа сәбәпче булганын ачыклаячаклар. Тикшерү нәтиҗәләре чиновникларга яхшы сабак һәм эшчәнлекләренә җаваплырак карап, социаль, психологик, әхлакый ярдәм кирәк булган гаиләләрне барлап, фаҗига булганчы ук ярдәм кулы сузарлар дигән өметтә калабыз.
Нет комментариев