Чистайда юлга кинәт йөгереп чыккан җәяүле аркасында ике кешенең гомере өзелгән (ВИДЕО)
Чистайда юлга кинәт йөгереп чыккан җәяүле аркасында ике кешенең гомере өзелгән, дип хәбәр иттеләр Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтеннән.
«Татар-информ» язуынча, кичә 15.20 сәгатьтә Чистай шәһәренең Энгельс урамында «Лада Самара» автомобиле каршында бер ир-ат кинәт юлга йөгереп чыккан. «Лада» шоферы, җәяүлене таптатмыйм дип каршы як полосага килеп кергән һәм «КИО Соренто» белән бәрелешкән.
---
Матбугат.ру
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев