Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Чиле-пешле йомырка ашамагыз, хуҗалыктагы тавыкларны биктә тотыгыз (кош гриппы таралмасын өчен экспертлардан киңәшләр)

Татарстанга кош гриппы үтеп керү нәтиҗәсендә, профилактика буенча берничә кагыйдәне истә тоту мөһим. Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе кош гриппын кисәтү чаралары турында аңлатма бирә.


Республика ведомствосы түбәндәгеләрне истә тотарга киңәш итә:


- куллану алдыннан кош ите 70 градустан да түбән булмаган температурада пешерелергә тиеш. Йомыркаларны 6 минуттан да азрак пешермәскә. 70 градуста вирус үлә, кош ите продукциясе грипп вирусы белән йогышланган очракта да, җитәрлек күләмдә термик эшкәртелгән продуктлар куркыныч тудырмый. Чи, чиле-пешле күкәй ашарга, йомырканы пешермичә ниндидер соусларга кушу да ярамый.
- Чи итне ашарга әзер продуктлар белән янәшә сакламаска;
- Чи ит һәм кулланырга әзер булган продуктларны бер үк пычак белән, бер үк тактада кисәргә, бер савытта сакларга ярамый;
- Ризык әзерләгәндә, йомыркаларны сабын белән яки 0,5 процентлы кальцийлы сода эремәсендә юарга, аннары 5 минут чамасы салкын суда чайкатырга һәм чиста савытка салырга кирәк;
- Термик эшкәртелми торган продуктларда чи яки сытып кыздырылган йомырка кулланмаска;
- Чи ит һәм йомыркалар белән эшләгәч, кулларны һәм эш өстәлен яхшылап юу кирәк;
- Эчәр өчен кайнаган яки махсус шешәләргә тутырылган суны гына кулланырга;
- Санкцияләнмәгән сәүдә урыннарында кош ите һәм йомыркаларны сыйфатын күрсәтүче махсус документларсыз сатып алмаска;
- Шәхси профилактика чараларын үтәү кирәк;
- Шәхси хуҗалыкларда кош тотучылар санитар-ветеринария кагыйдәләрен үтәргә тиеш. Кошларда шикле симптомнар сизелсә, ветеринар белгечкә хәбәр итәргә;


Кош гриппы очраклары турында кичә Татарстан Хөкүмәте йортында да сүз барды. Искәртеп үтик, 7 нче май көнне "Лаеш" кошчылык комплексында күпләп тавыклар егылып үлүе турында хәбәр килеп ирешә. Татар төбәкара ветеринария лабораториясе экспертлары "кош гриппы" диагнозы куя. Раслау өчен материал шул ук көнне Владимир шәһәренә Бөтенроссия фәнни-тикшеренү институтына җибәрелгән һәм диагноз расланган. Бу - кошларда югары патогенлы H5 тибындагы грипп. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы - Татарстанның баш дәүләт ветеринария инспекторы Алмаз Хисаметдинов моңа кадәр Яр Чаллыда теркәлгән тагын бер очрак турында сөйләде. "Камрегионпродукт" җаваплылыгы чикләнгән ширкәтенә (шәхси эшмәкәр Ахунов) ел башыннан Ростов өлкәсенең "Евродон-юг" компаниясеннән 792 тонна күркә ите кертелгән булган. 21 апрельдә ветеринария хезмәте продукцияне кош гриппына тикшереп, лабораториядә шушы диагноз расланган. Бүген 326 тонна шушы продукция сатудан йолып алынган. Һәр партия Россельхознадзор лабораториясендә тикшерелә. Иң кызыгы шунда: бу продукция Татарстанга рөхсәт документлары нигезендә кертелгән булган. Хәзерге вакытта Ростов өлкәсе ни өчен шундый документлар биргәнлеге тикшерелә.


Гомумән, бу көннәрдә ветеринария хезмәтендә "урак өсте" дияргә була. Берәр белгеч белән җентекләбрәк сөйләшергә теләп шалтыраткач та, матбугат хезмәтеннән "алар барысы да Лаешта, көне-төне эшлиләр" дигән җавап килде. Кичә Алмаз Хисаметдинов 15 мең баш үле кош яндыру юлы белән юкка чыгарылганын әйткән иде. Татарстан Президенты Указы чыккач, 447 мең баш тавык юк ителәчәген белдерде.


Шушы хәлләр белән бәйле рәвештә, Татарстан Президенты Указы нигезендә, Лаеш районы 25 нче октябрь исемендәге совхоз бистәсе, Почтовая урамы, 19 нчы йорт адресы буенча карантин игълан ителгән. 5 км радиустагы куркыныч янаган беренче зонага Александровский бистәсе, Среднее Девятово, Смодеярово авыллары керә.


Алмаз Хисаметдинов әйтүенчә, Лаешта тавыкларның кош гриппы белән йогышлануында төп шик читтән очып кайтучы кошларга төшә. Шулай ук, читтән кертелгән азык, кеше факторы да булырга мөмкин. Вирус чыганагы әлегә тәгаенләнмәгән. Бүген кошчылык фабрикасында эшләүчеләрнең бу вирусны ияртеп алып чыкмаска тиешлеге кайгыртыла. Моның өчен ветеринария таләпләре үтәлеше контрольдә. Тукай районы территориясендә, шулай ук, кошларны тоту кагыйдәләре үтәлеше өстеннән контроль көчәйтелгән.

Реклама


Шәхси секторда инспекторлар аңлату эшләре алып бара. Хуҗалыкларга искәрмәләр өләшенгән. Татарстанның баш дәүләт ветеринария инспекторының халыкка киңәшләре:


- вирус таралышы буенча куркыныч янаган зоналарда кыргый кошлар белән контакт була калса, ишегалдында йөри торган тавык, чебиләргә зыян килергә мөмкин, шуңа күрә аларны ябык режимда тоту хәерлерәк.
- май башында гына сатып алынган "Деревенька" маркалы йомыркаларны урамга берүк ташларга ярамый, чи килеш күмү дә киңәш ителми. Әгәр бу йомыркалар йогышлы булса, урамда күгәрченнәр, кыргый кошлар да йогышланып, инфекция тарата ала. Кош гриппы вирусы 70 градуста "үлә", шуңа күрә йомыркаларны пешереп ташларга була.


Май башында "Деревенька" маркасы йомыркаларын сатып алган кешеләр, продукцияне Татар төбәкара ветеринария лабораториясенә экспертизага китерә ала. Уңай нәтиҗә расланса, продукцияне, һичшиксез, юк итәргә кирәк. Әрәм продукция өчен акчаны кайтару мәсьәләсе әлегә төгәл хәл ителмәгән. Татарстан Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов сүзгә кушылып: "Йомырканы күпләп сатып алучыларның компенсация сорап мөрәҗәгать итәргә хокукы бар", - дип белдерде.


Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе республикада 1-7 май көннәрендә (2017 елның 18 нче атнасы) кискен тын юллары инфекцияләре белән авыру дәрәҗәсе эпидемия бусагасыннан 61 процентка түбән һәм 17 нче атна дәрәҗәсеннән 15 процентка кимрәк булуы турында хәбәр итә. Грипп очраклары теркәлмәгән.
Белешмә өчен. Кешеләр кош гриппы вирусының A(H5N1), A(H7N9) һәм A(H9N2) төрләре һәм дуңгыз гриппының A(H1N1) һәм (H3N2) төрләре белән йогышлана ала. Вирус кешегә йогышланган хайваннар яки пычрак әйләнә-тирә мохит белән турыдан-туры контакт юлы белән күчә, әмма вирус кешедән кешегә йокмый диярлек. Кош гриппы вирусы тиешенчә әзерләнгән туклану продуктларыннан йога алуы турында расланган мәгълүмат юк.


Кош яки башка зоонозология гриппы белән йогышлану кешеләрдә җиңелчә конъюнктивиттан алып, авыр пневмониягә кадәр җитәргә мөмкин. Кешеләрнең А(H5N1) һәм A(H7N9) вируслары белән йогышлану очракларының күпчелеге йогышлы тере яки үле йорт кошы белән контактка бәйле.


Кешеләр кош гриппының A(H5N1) төре белән авырый калса, инкубацион чор уртача 2-5 көн, шулай ук 17 көнгә кадәр булырга мөмкин. A(H7N9) вирусы белән йогышланган очракта, инкубацион чор 1-10 көн тәшкил итә. Беренчел сиптомнардан югары температура (38 градус һәм югарырак) һәм йөткерү булуы ихтимал. Алга таба аскы тын юлларына зыян килү билгеләре сизелергә мөмкин. Авыр сулыш алу, эч китү, косу, эч авырту, борыннан яки теш казнасыннан кан китү һәм күкрәк турында авырту сизелүе ихтимал. Ведомство сайтында шул хакта хәбәр ителә.

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев