Чиле-пешле карарның зарары
Киләчәктә 1-5 процентлы кредит биреләчәк дип өметләндергән карарга зур ышаныч баглаган идек.Бездә моңарчы арадашчыларсыз, кәгазь боткасына күмелмичә, бары тик өч як - җитештерүче, банк һәм РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы катнашында тиз арада ташламалы кредит бирелгәне булмады. Гәрчә чит илләрдә мондый хәл гадәти күренеш саналса да.
Бездә генә ул авыл хуҗалыгында продукция җитештерүчеләргә банктан алынган кредитны икенче кредит алып түләргә туры килә. Тегеләре исә комсыз алабай кебек елның ничек килүен дә, табышың булу-булмауны да исәпкә алып маташмый. Муеннан бурычка баткан хуҗалыкларны, үрле-кырлы сикертеп, бирәчәген көне-сәгате белән түләттерә. Түли алмаганнарны исә, кочагын җәеп, "бөлгенлек" дигән нәрсә каршылады.
Соң булса да, уң булсын
Аз процентлы кредит ала башлагач, күп хуҗалыкларның хәле тиз арада уңай якка борылыш алырга тиеш иде. Әмма иртәрәк шатланганбыз. 5 процентлы кредит алыр өчен, хуҗалыкларга сират күпере кичәргә туры килә. Ташламалы кредит алырга өметләнгән өч хуҗалыкның икесен кире бора торгач, мондый бәхеткә ирешүчеләр бөтенләй калмады диярлек. Кемнең вакыт әрәм итеп, бусагадан бусагага йөрисе килсен? Аеруча кышлату яки язгы чәчү кебек кызу эш вакытында.Соң булса да, уң булсын дигәндәй, яңарак кына Россия Федерациясе Хөкүмәтенең ташламалы кредит бирү тәртибенә үзгәрешләр кертү турында яңа карар кабул итүе мәгълүм булды. Әлеге документта әйтелгәнчә, төбәкләрдән алынган күп санлы мөрәҗәгатьләрне исәпкә алып, киләчәктә аз процентлы кредит бирү мәсьәләсе урыннарда хәл ителә башлаячак. Ягъни Мәскәү түрәләре түгел, ә үзебезнең Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы кайсы хуҗалыкка нинди күләмдә ташламалы кредит бирүне хәл итәчәк. Авыл җирлегендә эшмәкәрлекне киңрәк җәелдерү максатында, кыска сроклы һәм аз процентлы кредитларга эре инвесторлар, мөстәкыйль эшләүче хуҗалыклар, фермерлар белән бергә авылда төрле юнәлешләрдә эшләүче кооперативлар һәм шәхси эшмәкәрләр дә өмет итә ала. Яңа документ нигезендә, ташламалы кредит бирергә хокуклы банкларның исемлеге дә киңәйтелгән.
Өмет юк түгел әле
Россиядә төп керем чыганагы авыл хуҗалыгыннан булган 17 төбәкнең табигать казаларыннан быел да зур зыян күрүе - булачак уңышны иминиятләштерүгә янә әйләнеп кайтырга мәҗбүр итә. Дүрт ел дәвамында сыналып та, чиле-пешле генә кабул ителгән иминиятләштерү тәртибенең файдасыннан зыяны күбрәк булып чыкты. 2017 елның беренче яртысындагы эшләргә анализ ясаган Аграр иминият фонды берлеге шундый нәтиҗәгә килгән.Ни өчен табигать казаларының чәчү җирләренә, уңыш күләменә зыян салу мөмкинлеген белә торып та, илнең байтак төбәкләре иминиятләштерүне өч тапкырга киметкән?
Сәбәбе гади: бер субсидияле иминиятләштерү тәртибе хуҗалыклар өчен кулай түгел. Кемнең башта йөз сум биреп, аннары артыннан йөри-йөри, 50 сумын да кире кайтара алмау белән килешәсе килсен. Иминиятләштерү тәртибе белән килешмәүчеләр арасында авыл хуҗалыгы буенча илдә әйдәп баручы төбәкләр дә бар. Әйтик, Краснодар краенда иминиятләштерү килешүен нибары бер хуҗалык төзегән. Ставропольдә узган ел 88 хуҗалык иминиятләштерелгән булса, быел андыйлар тугыз гына. Татарстанның да күрәләтә алдатасы килми: быел иминиятләштергән хуҗалыклар саны 87дән 14 кә генә калган.Хәер, мондый хәлгә дә чик куелыр дигән өмет бар. Аграр иминият фонды җитәкчесе Корней Биждов әйтүенчә, якын киләчәктә иминиятләштерүнең хуҗалыклар өчен файдалы варианты әзер булачак. Аның табигать кыланмышларыннан быел зыян күргән хуҗалыкларга ярдәме булырмы, монысын киләчәк күрсәтер.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев