Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

“Чибәр хатын-кызлар үзебездә дә җитәрлек”

“Без әле нәрсә булганын, бу вакыйгаларны ничек сагыначагыбызны үзебез дә аңлап бетермибез. Шушы вакытта яшәвебез, эшләвебез белән бәхетле без. Илебезне, үзебезне яңа яктан ачтык. Хатирәләр күп, – дип хискә бирелде кичә Татарстанның спорт министры Владимир Леонов. – ФИФА башлыгы Джанни Инфантино Казанның чемпионатны гаҗәп дәрәҗәдә яхшы уздыруын әйтте. Безгә аның белән килешәсе генә кала”.

Татарстан Министрлар Кабинетында футбол буенча дөнья чемпионаты турында сөйләштеләр. Кунаклар китте, футбол турниры уңаеннан булдырылган шартлар калды. Леонов әйтүенчә, стадионнар, күнегү мәйданнарын нәтиҗәле итеп файдалану турында уйланырга вакыт. Спорт министры сүзләренә караганда, Татарстанның футбол федерациясе белән берлектә тренерлар эшчәнлеген яхшырту турында да тәкъдимнәр әзерләнә. Хәер, бу мәсьәләдә төп проблемаларның берсе акчага бәйле икәне сер түгел. “Бу юнәлештә эш башкарыла. Мөмкин булганча хезмәт хакларын күтәрдек. Әле кичә генә бу хакта федерация башлыгы Александр Гусев белән дә сөйләштек. Якын арада нәтиҗәсе булыр дип уйлыйм”, – диде Леонов. Нәтиҗәсе булса, Россия җыелма командасында Татарстан футболында тәрбияләнгән уенчыларның да туп тибүенә горурлана алачакбыз. Сөенечнең артыгы булмый. Әлегә исә андый футболчылар юк. Казаннан “Зенит”ка киткән Эльмир Нәбиуллинның яңа командасында уен кырына сирәк кенә чыкканына сөенеп утырып булмый бит инде. Проблема барлыгын спорт министры да таныды.


Туризм тармагы вәкилләренә күп эшләргә туры киләчәк. Аларның төп максаты: ничек тә килеп киткән кунакларны кабат Казанга җәлеп итү. Билгеле булганча, чемпионат тәмамлангач, Россия Президенты турнирга Җанатар паспорты белән килгән туристларга ел ахырына кадәр илгә визасыз керү мөмкинлеге биреләсен әйтте. “Әлбәттә, Казанда булып киткән 195 мең чит ил кунагының барысы да кабат килсә, яхшы булыр иде. Әмма Латин Америкасы һәм Австралиядән килүчеләр өчен бу ерак һәм кыйммәткә төшкән сәфәр булды. Алар өчен 7-10 мең чакрым араны кабат узу җиңел түгел, – ди Татарстанның туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов. – Шуңа күрә Якын Көнчыгыш, Европадан килүчеләрне көтәбез. Ниндидер саннар турында әйтү кыенрак, әмма без аларның барысын да каршы алырга әзер. Казаннан канәгать булып киттеләр. Сораштыру уздырганда, кунакларның 93 проценты Татарстан башкаласына югары бәя бирде. Барысы да диярлек кире килергә теләкләре булганын һәм бездәге кунакчыллык турында башкаларга да сөйләргә җыенганын әйтте”.


Казанга 36 илдән барлыгы 300 меңнән артык турист килде. Аларга 11,2 миллиард сумлык хезмәт күрсәтелгән. Бу – узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда алты мәртәбә күбрәк. “Кунакларның 34 проценты – поезд, 39 проценты – очкыч, 15 проценты – машина, калганнары автобуска утырып килгән. 30 проценты – дуслары, 27 проценты – гаиләләре белән сәяхәт кылган. Байтагы Казанда өч көн торган. Күбесенә 24–54 яшь, ир-атлар өстенлекне тәшкил итә. Гаҗәп түгел. Чөнки чибәр хатын-кызлар үзебездә дә җитәрлек. Шуңа күрә аралашу мәсьәләсендә кыенлык булмагандыр, – дип елмайды Сергей Иванов. – Татарның милли үзенчәлеген дә күрсәтә алдык. Кунаклар Сабан туена барды, бездә ике диннең ничек итеп янәшә һәм тату яши алуына гаҗәпләнеп китте. Бигрәк тә Европада яшәүчеләр”.


Комитет рәисе сүзләренә караганда, читтән килүчеләрнең 30 проценты – кунакханәдә, 30 проценты – хостелларда, 20 проценты – вакытлыча кеше фатирында, калганнары туганнары яки таныш-белешләрендә кунак булган. Туристларга уңайлы булсын һәм яхшы хатирәләр генә калсын өчен кунакханә һәм хостелларны даими рәвештә тикшереп торганнар. “Бу тармак вәкилләре канәгать калды, – диде Сергей Иванов. – Фатирларын вакытлыча биреп торучыларга килгәндә, аларны тикшерү эше белән салым органнары шөгыльләнә. Барлык документларны тутырып, вакытында салымнарын түләсәләр фатир хуҗаларының үзләренә яхшы бит инде. Җаваплылыктан качып булмый. Кунакханә һәм хостелларга яшәүчеләр урнашканчы ук алар белән килешү төзи. Ә менә фатир алып торучылар төрле хәлләр булырга мөмкин икәнен чамалый. Безгә исә алардан шикаять кермәде”.


Чемпионат һәм аңа бәйле вакыйгалар турында яңа килгән туристларның да исенә төшереп торачаклар. Аларны “Казан-Арена”га һәм футбол, тамашачы рухы сеңгән башка урыннарга алып барырга ниятлиләр. “Бу турнир хатирәләре киләсе елларда да кызык булыр дип уйлыйбыз. Туристларны тагын ничек җәлеп итеп була? Без тәкъдимнәргә ачык. Пәнҗешәмбе көнне әйтер сүзе булган кешеләрне комитетка чакырабыз”, – диде комитет башлыгы.


Казанда яшәүчеләр дә бу вакыйганы тиз генә оныта алмаячак. Әйтик “Казан” Гаилә үзәге тирәсендә корылган Җанатарлар фестивале мәйданчыгында алга таба да зур чаралар уздырырга ниятлиләр. “Бүген бездә инфраструктуралы мәйданчык бар. Анда сәүдә һәм күңел ачу объектлары урнаштырырга, аларны коммуникацияләргә тоташтырырга мөмкин, – диде Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев. – Август аенда Red Bull Air Race авиаярышлары һәм Республика көне узарга мөмкин. Башкаланың төп чыршысын шунда урнаштыру нияте дә бар”. Сүз уңаеннан, Казанда быел 7 млн чәчәк утыртылган. Бу якынча ике футбол кыры кебек. Хәзер калада барысы да әнә шул спорт төре аша бәяләнә.
 

Илнар Хөснуллин

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 99, 17.07.2018/)

Фото: tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев