Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Чәчкә — исән сау!

Интернетта Чәчкәнең хастаханәдә булуы, операция ясатуы турында хәбәрләр таралган иде. Бу хәлгә Чәчкә үзе, ачыклык кертеп, фейсбук битендә мондый язма урнаштырган (авторның стиле саклана):

"Җәйне тәрәзә аркылы гына карап утырам хәзер.

Өйгә кайтасы килә…

Дуслар, һәрбер кешегә аерым жавап биреп бетерергә хәлемнән килми.

Оптом гына аңлатып китим ни өчен больницада булганымны…)

♳ мин бернинди дә авариягә очрамадым, Аллам сакласын!
♴ пересадка волос ясатмадым, үземнеке дә үземә җитеп тора.
♵ кыйнамадылар! Это точно. Аллам язмасын!
♶ платик хирургия да ясатмадым. Болай да үземне үзем устраиваю
♷Беркайдан да егылмадым,
♸башыма да бәрмәделәр…. Аллам сакласын дим тагын бер кат!!!!!

Күптәннән инде сул як колагым борчи иде. Су керсэә дә, жил өрсә дә, жырлаган клубта бераз гына салкын булса да, тамагым авыртса да… сразу колакка «бәрә» иде. Лечениелар, «капля»лар озакка бармый, бераздан тагын обострение була иде. Соңгы елларла ишетүем дә тубәнәйде. Хроничекий средний отит с перфорацией барабанной перепонки (эпитимпанит) дигән диагноз хайран азаплады инде. Операция белән генә дәвалап була диде врач. Балага уздым , аннан бала имездем, шулай итеп тагын хаман вакыт үтә торды…

Ниһаять, менә операция ярдәмендә колагымны «ямадылар», төзәләсе генә калды. Алла теләсә, бу атнада чыгарачаклар да. Кызым Весна Ирековна өйдә әтисе белән.

Теләсә кем сүзенә ышанып, мине «күмәргә» ашыкмагыз, мин исән-сау , Алланын биргәненә шөкер! Сезгә дә барыгызнын да сәламәтлек булуын телим чын йөрәктән.

Яратып сезне, Чәчкә."

---
Идел

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев