Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Чаллыда табибны атып үтергән Мисбах бабай төрмәдән чыккан

Табибны атып үтергән Мисбах бабай төрмәдән чыккан. Ә Чаллы табибына аткан кул таягыннан ясалган мылтыгы музей экспонаты итеп саклана.

Чаллы табибы Андрей Железновны атып үтергән Мисбах Сәхәбетдинов төрмәдән чыкты. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгы сайтында хәбәр ителә.

Тикшерү ачыклаганча, 2008 елның 8 июлендә Мисбах Сәхәбетдинов Чаллы шәһәренең 4нче хастаханәсенә медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән. Пенсионерның кул бармагы имгәнгән булган. Аны кабул иткән табиб-травматолог ирдән баш киемен, түбәтәен салуын сораган, чөнки санитар-гигиена нормаларын үтәү максатыннан бүлмәдә өс киемен салырга кирәк. Әмма гаепләнүче табибның үтенечен үтәмәгән һәм медицина ярдәме күрсәтелгәнче бүлмәдән чыкмаган. Пациент каршы булуга карамастан, аны табиб кабинетыннан куып чыгарганнар.

Реклама

Табибка 2008 елдан бирле үпкә саклаган ир 2013 елның җәендә кул таягыннан мылтык ясаган, берничә патрон куйган. 2014 елның маенда бабай янә травматологка килгән һәм аның бүлмәсендәге өстәлгә кул таягыннан ясалган мылтыгын куйган да атмакчы булган. Әмма үзе ясаган корал төзек булмау сәбәпле, максатына ирешә алмаган.
 
2015 елның 11 декабрендә коралын рәтләгән 85 яшьлек пенсионер поликлиника бусагасында табибны көтеп торган һәм аның күкрәгенә аткан. 52 яшьлек Андрей Железнов урында ук үлгән. Өлкән яшьтәге ир качмаган, полиция килгәнен көткән һәм ни өчен бу адымга баруы турында сөйләп биргән.
 
Суд пенсионерны гаепле дип тапкан һәм 6 ел да 3 айга хөкем иткән. Гаепле бабай 300 мең сум компенсация дә түләргә тиеш булган. Менә шундый "түбәтәй"...
 
 
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 21.07.2020

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев