Реклама
Радио һәм телевидение яңалыклары
Чаллыда ир-атны үтергәнче кыйнаган ике яшүсмер тоткарланган (ВИДЕО)
Балалар мәйданчыгын чүпләмәгез, дип кисәтү ясаган ир-атны үтергәнче кыйнаган ике яшүсмер тоткарланган. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.
“Татар-информ”язуынча, кичә кич 32нче комплекста 49 яшьлек ир-ат көнбагыш ашап балалар мәйданчыгын чүпләгән яшүсмерләр төркеменә кисәтү ясаган. Алар аңа йодрыклары белән ташланган.
Ир-атны кыйнаучыларның икесе күрсәтмә бирү өчен полиция бүлегенә китерелгән. Беренчел тикшерүләр буенча, ир-ат йөрәк өянәгеннән үлгән булырга мөмкин.
Хәзерге вакытта хокук саклау хезмәткәрләре әлеге булган хәлне өйрәнә.
---
Матбугат.ру
№ --- | 18.07.2018
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев