Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

«Чәчәкләр-табигатьнең бөек бүләге» әдәби - музыкаль кичә

Чәчәкләр дөньяның мәңгелек матурлыгы символы. Алар безнең тормышыбызны баерак һәм шатлыклырак итә, бездә яхшылыкка, матурлыкка мәхәббәт уята. Яңа Мичән мәдәният йортында авыл китапханәсе белән берлектә «Чәчәкләр-табигатьнең Бөек бүләге» дип исемәнгән әдәби - музыкаль кичәсе уздырылды.

"Гөлләрем, чәчкәләрем" дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде һәм китапларга күзәтү үткәрелде.

Чара төрле конкурслар, уеннар, чәчәк темасы буенча викторина белән дәвам итте, анда катнашучылар чәчәкләр турында легендаларны, чәчәкләр искә алынган әдәби әсәрләрне искә алдылар, чәчәкләр турында җырлар һәм шигырьләр башкардылар.

Чәй өстәле артында өй үсемлекләрен үстерү тәҗрибәсе, чәчәкләр белән бәйле тормыш хикәяләре белән уртаклаштылар. Бу очрашу катнашучылар өчен игелек, матурлык һәм яхшы кәеф чыганагы булды.

Саба районы рәсми сайтыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев