Бюджет акчасы кая коела?
Үткән атна ахырында Сингапурдан кайтышлый Владимир Путин Санкт-Петербургка сугылды һәм Пушкин шәһәрендә даруханәләргә керде. Юлбашчы илдә гарипләрне бушлай дару белән тәэмин итү системасының эшләмәвен алдан белеп, җитәкчеләрне “мунча кертергә” әзерләнеп килгән иде.
“Бюджет акчасы бармаклар арасыннан коелып бетә, ә иң мөһиме: ташламага ия булучыларның кайберләре үзләренә кирәкле препаратларны алмыйлар”, – диде Владимир Владимирович, губернаторларга карап. Бушлай дару белән тәэмин итү өчен бүленгән күпме акчаның комга сеңгән су кебек юкка чыгуын сер итеп кенә “Ватаным Татарстан” укучыларына да әйтик: бер елга 380 миллиард сум гына эзсез диярлек югала икән. Бу – уртачарак берничә Россия өлкәсенең бюджеты күләмендә.
Акчалар мул бүленсә дә, авырулар тиешле даруны ала алмый, табиб янына һәм даруханәгә бару өчен юлга байтак акча тотсалар да, ахыр чиктә даруның кирәксезен генә кулга тотып калырга мәҗбүрләр. Үзәккә үткән бу проблема белән Кремль кәнәфиендә утыручының да теңкәсенә тиеп беткәннәр икән. Төбәкләрдә исә өстенлеккә ия булган авыруларның төгәл санын да, аларга нинди даруның күпме кирәк буласын да белмиләр икән. Федераль исемлектә 734 препарат бушлай бирелергә тиеш дип тәгаенләнсә, төбәк исемлекләренә – 180, кайберләрендә – 300, артык юмарт кыланганнарында 500 препарт кертелгән ди. Берничә тапкыр табиб янында һәм даруханәдә бушка аяк ите ашап кайткан авырулар, билгеле инде, бушлай тәэминаттан баш тартып, үзләренә акча гына таләп итәләр.
Сер итеп кенә әйтик: табиблар авыруның өстенлектән акча файдасына баш тартуына тешләре-тырнаклары белән каршы тора. Шуңа карамастан, федераль өстенлеккә ия булган 15 миллион 600 мең авыруның 12 миллион 400 меңе, дарулардан баш тартып, акчасын алуга керешкән икән. Губернаторлар менә шуннан зарлана да инде: “Каян акча җиткерергә?” – диләр. Юлбашчы исә, папкасындагы саннарга карап, акчаның ни өчен җитмәвен әйтеп тора: дарулар өчен бүленгән акча җирле җитәкчеләр белән береккән коммерция структураларына сеңеп бетә. Владимир Путинның мондый үткен проблемаларны зурдан кубып күтәрүе беренче тапкыр гына түгел. Гадәттә ил лидерның нәгърә оруына карап кына йөк урыныннан кузгалмый, чөнки калын тиреле чиновниклар көпчәккә зур күсәк булып кысыла.
Фото: архив/Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев