Реклама
Радио һәм телевидение яңалыклары
Бәйрәм шаукымы озакка җитәрме?
756
0
0
Республикада өлкәннәр ункөнлеге башланды. 1 октябрь көнне алар өчен нинди генә чаралар узмады... Интернет та олыларны хөрмәтләгән фотолар белән тулып торды. Һәркем бу көнне үзенең якын кешеләрен искә төшереп, аларга рәхмәтен белдергән җылы сүзләр язды. Ә чынында хәлләр ничек соң?
Без өлкәннәрне бәйрәм вакытында олылап, аннан соң онытмыйбызмы? Хәер, сер түгел, бер авылда 90 яшен тутырган ике кеше яшәп тә, берсен котлыйлар, аның турында газетага да язып чыгалар, ә икенчесе читтә кала бирә. Мондый мисаллар, бәйрәм беткәч, тагын да күбәя әле.
“ВТ” хәбәрчесе Өлкәннәр көнендә шәһәр транспортына утырып, аларга хөрмәт бармы, бәйрәм көнне булса да игътибар күрсәтәләрме, дип юлга чыкты. Иң беренче булып 22 нче маршрут автобусына утырдым. Халык күп. Ни гаҗәп, өлкәннәр басып бара, матур итеп бизәнгән, колакларына колакчынын тыгып йокыга киткән кыз утыра. Мөгаен, төнлә йоклый алмагандыр. Ничек кенә күзен йоммаска тырышса да, башы аска төшеп китеп, харап итә. Янәшәсендә басып торучы әбиләрне күрми дә ул. Бара торгач, автобуска бер төркем олылар керде. Кәефләре шәп, бәйрәм уңаеннан бер ашханәгә җыялар икән үзләрен. Шунда барышлары. Әллә шул шатлыктан утырып торуны кирәк тапмадылар. Бер хастаханәгә кереп чыгарга булдым. Эндокринолог кабинетына чират зур. Өлкәннәрнең күбесе – шикәр авыруы белән интегүчеләр. Электрон чиратка язылып килгәннәр. Әле ярый табибы кешелекле булып чыкты, инвалид арбасындагы Мария ханымны күреп, чакырып алды.
“Бәйрәм хөрмәтенә авыруларга тагын да игътибарлырак булырга тырыштык. Кайберәүләрне вакыты җитмичә дә кабул иттек. Җылы сүзебезне кызганмадык. Без өлкәннәргә ел дәвамында ихтирам белән карыйбыз. Эшебез – авыруларын гына түгел, күңелләрен дә дәвалау”, – ди эндокринолог Чулпан Зәйнуллина.
Кайтыр юлда тагын бер автобуска утырдым. Әмма, ни гаҗәп, олыларны хөрмәтли торган маршрут эләкмәде миңа. Совет мәйданында автобуска ашыгучы әбине утыртмый киттеләр, зур букчалысына урын бирмәделәр. Аның каравы юл аркылы чыгып баручы әбине җитәкләгән яшь егетне күреп күңел булды. Әле олыларны олылаучы яшьләр бар икән! Гомумән алганда, республикада яшәүче өлкәннәр үзләренә игътибар тоямы? Казанның Седов урамында гомер итүче Сәмигулла абый Гатауллин бу яктан бәхетле. Аны 90 яшьлек юбилее белән котларга Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова килде. Сәмигулла абый Апас районының Болгаер авылында туган. Сугыш вакытында авылда эшли, 1949 елдан 1952 елга кадәр армиядә хезмәт итә. Аннан соң Казанның бер оешмасында гомер буе хезмәт куя.
Республикада 90, 95, 100 яшен тутырган кешеләрне өйләренә барып котлау дәвам итә. Татарстанда йөз яшен тутырган 316 кеше яши. Иң өлкән кешегә – 107 яшь. Анна Емельянова Биектауда гомер итә. 105 яшькә җиткән Нәбиулла Кәлимуллин Казанның Мәскәү районында яши. Нәбиулла абыйның бу яшькә җитүе – ирләр арасында сирәк очрый торган хәл. Республикада хатын-кызлар озаграк яши. Бу хатка Министрлар Кабинетында узган брифингта министр Эльмира Зарипова җиткерде.
“2012 елда һәр бишенче кеше олы яшьтә дисәк, хәзер һәр дүртенче кеше өлкән булып санала. Шуңа да өлкәннәр актив тормыш алып бара. 2016 елдан бирле алар компьютер осталыгына өйрәнәләр. 11 ел эчендә 30 меңнән артык кеше интернет серләренә төшенде. Быел исә 1 мең кеше яңадан укыр дип көтелә, – ди ул. – Олыларны эшкә урнаштыру буенча да эшлибез. 2017 елда 478 кеше эшкә урнашты. Быел республиканың 47 оешмасы өлкәннәргә 5 меңнән артык эш урыны тәкъдим итте”.
Республикада әби-бабайларның якыннарына ярдәм итү проекты эшли башлаган. “Йөгереп йөргән әти-әнисенең кинәт кенә урынга калуын балалары аңлап бетерми. Алар каушап кала. Аерым фатирда яшәгән олылар бөтенләй игътибарсыз калырга мөмкин. Проблеманы хәл итү өчен аларны картлар йортына тапшыра башлый. Әмма без аны булдырмас өчен яңа проект буенча эшли башладык. Олыларны тәрбияләү өчен 60 кешене укыттык. Димәк, шуның хәтле кеше картлар йортына эләкмичә калды. Зәй, Түбән Кама шәһәрләрендә авыру өлкәннәрне караучылар хезмәте эшли башлады. Пенсия яшенә җиткән яки лаеклы ялда булган элеккеге шәфкать туташларын укыттык. Кайберләре кабаттан белем алды. Алар хәзер өлкәннәргә ярдәм итә. Бу хезмәт бушлай булмаса да, мөрәҗәгать итүчеләр күп. Әлеге алым белән дә без өлкәннәрне картлар йортына илттермичә калабыз, – ди Эльмира Зарипова. – Өлкәннәрне тәрбиягә алу проекты да тиккә генә эшли башламады. Аның максаты – өлкәннәргә, үзенеке булмаса да, чит гаилә җылысын бирү. Алар да, проект булмаса, өлкәннәр йортында гомер итәр иде, – ди ул. – Актив тормыш алып баручы өлкәннәргә сокланмый мөмкин түгел. “Балкыш” фестивален генә алыйк. Зур сәхнәләрдә аларның тагын да яңа талантлары ачыла. Алар яшьлекләренә кире кайта, уен-көлке, җыр-моң белән гомерләрен озайта”.
Россия Пенсия фондының Татарстан бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин, барлык өлкәннәр дә тиешле пенсия акчасын ала, ди. “Картлык буенча түләнелә торган уртача пенсия 13 мең сумнан артык. Сугышта катнашучылар уртача 38 мең сум акча ала. Хәзер өлкәннәргә мөмкинлекләр күп. Алар пенсия фонды сайтына кереп, үзләренең акчаларын да карый ала. Хәтта лаеклы ялга чыкмаган кешеләр дә күпме акча аласын исәпләргә мөмкин”, – ди ул. Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Альберт Осипов олыларга күрсәтелгән ярдәм турында сөйләде. “Яшь барган саен кешеләр хастаханәгә күбрәк мөрәҗәгать итә. Аларга гел табиб ярдәме кирәк. Республикада өлкәннәргә карата игътибар зур. Өч елга бер тапкыр уздырыла торган диспансеризация вакытында күп кенә авырулар беленә. Вакытында ачыклагач, гомерләрен саклап калып була. Киләчәктә республикада гериантология кабинетларын, госпитальдә өлкәннәр өчен урыннарны арттыру бурычы тора”,– ди ул.
Республикада өлкәннәр бу көннәрдә бушлай музейга бара ала. Кайбер районнарда юридик ярдәм дә күрсәтәләр. Кыскасы, аларны хөрмәтләячәкләр. Бу уңайдан, газетабызның актив хәбәрчесе, “Мәңге яшисе килә” пенсионерлар һәм ветераннар клубы җитәкчесе Рафаэль Сальмушев та мактанып алды әле. “Тик тормыйбыз. Гел нидер эшлибез. Ялгызларга парларын табарга булышабыз. Бик күп җырчыларыбыз, үзешчән коллективларыбыз бар. Кайда гына чыгыш ясамыйбыз. Картаерга ашыгасы килми. Безне концертларга да, китапханәләргә дә, музейларга да чакырып торалар. Ул яктан республикада игътибар зур”, – ди ул.
Ә менә бәйрәм узып та, котларга онытылган кешеләр булса, нишләргә соң? Министр, авылда яшәүчеләр – җирле үзидарәгә, шәһәрдәгеләр социаль яклау бүлекләренә барсын, ди. ”Бер генә кеше дә онытылырга тиеш түгел. Өлкәннәрнең күңеле рәнҗемәсен иде. Аларны сөендереп торыйк. Кайчак бер җылы сүз дә җитә”, – ди ул.
Фото: http://vatantat.ru/index.php?pg=1863
(“Ватаным Татарстан”, /№ 142, 03.10.2018/)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Реклама
Оставляйте реакции
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев