Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Бәйрәм белән! Россия эшкуарлары көне белән!

Хөрмәтле Саба районы халкы! Хөрмәтле эшмәкәрләр! Сезне Россия эшкуарлары көне белән котлыйбыз!

Чын күңелдән Һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәбез, шәхси тормышыгызда, бизнеста уңышлар, планлаштырылган эшләрегезнең тормышка ашуын, үзегезгә һәм гаиләгезгә бик яхшы сәламәтлек телибез! Эшмәкәрлек тормышыбызга елдан ел тирәнрәк керә. Сез халыкны азык-төлек товарлары белән дә, хуҗалык кирәк-яраклары белән дә, тәэмин итеп кенә калмыйсыз, җитештерүгә дә кыю алынасыз. Эшчәнлегегезне киңәйтү белән беррәттән, өстәмә эш урыннары да тәкъдим итәсез. Эшмәкәрлекнең киләчәген яңа җитештерү предприятиеләре булдыруда күрәбез. Районда булдырылган сәнәгать мәйданчыклары эшмәкәрлекне тагын да үстерүгә, халыкны эшле итүгә зур этәргеч бирәчәк. Районда кече һәм урта бизнес үсеше өчен мөмкинлекләр бар һәм бу эшкә алынучыларга максатчан программалар ярдәмгә килә, дәүләт булышлыгы арта. Тагын бер кат һөнәри бәйрәмегез белән котлыйбыз, эшләрегез уң булсын, барлык хыялларыгызның тормышка ашуын телибез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев