Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Быел Театрлар Сабан туе Саба районында үтәчәк

27 июньдә Саба районы Лесхоз авылында X «Театраль сабантуй - 2017» уздырыла.

Быел әлеге традицион бәйрәмдә Татарстанның 12 дәүләт театрыннан артистлар һәм хезмәткәрләр катнашуы көтелә. Республика театрлары Сабан туен Татарстан Мәдәният министрлыгы, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры, Саба районы хакимияте оештыра. «Театраль» дип аталса да, Сабан туе программасында традицион уен-ярышлар: кашыкка йомырка куеп йөгерү, гер күтәрү, капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату һәм, әлбәттә инде, милли көрәшбар. Нәкъ менә бу ярыш төрендә батыр калучы, тәкәдән кала, кыйммәтле бүләк - автомобильгә ия була. Шунысын билгеләп узарга кирәк: көрәштә дәүләт театрлары артистлары гына катнашырга хокуклы. Төрле елларда театрлар Сабан туеның абсолют батыры булып Тинчурин театры артистлары Алмаз Фәтхуллин белән Харис Хөснетдинов, Камал театры артисты Минвәли Габдуллин, "Әкият" курчак театры артисты Юрий Чуктиев һәм башкалар калды.

Бәйрәм 11.00дә башлана.

http://www.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев