Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Быел республикада язгы кыр эшләре 22 миллиард сумга төшә

Чәчү кампаниясен ресурслар белән тәэмин итү быел берникадәр авыррак булган.

(Казан, 11 май, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Быел чәчү кампаниясен ресурслар белән тәэмин итү берникадәр авыррак булган. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте йортында узган брифингта республика вице-премьеры - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.

"Узган елда без 11 млрд. сумга якын кредит алган идек, быел 7 млрд. сум белән чикләнергә туры килде. Былтыр сентябрьдән башлап, сөт сатудан ай саен 500 млн. сум акча кереп барган иде, бу узган елгы чәчү кампаниясенә караганда күбрәк, менә шул акча ярдәм итте", - дип белдерде министр.

Ул быел республикада язгы кыр эшләре 22 млрд. сумга төшәчәген хәбәр итте. 7 млрд. сум кредит, хуҗалыкларның шәхси финанс чыганаклары, чәчү башлангачы ук алынган 3 млрд. сумга якын бюджет акчасы барлык чыгымнарны капларга булышачак, ди ул.

Марат Әхмәтов әйтүенчә, Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан кертелгән 5 процент ставкалы кредит буенча лимит чикле булган. Бу безгә 7 млрд. сум кредит алырга гына мөмкинлек биргән. Министр сүзләренә караганда, Россия Хөкүмәте рәисе кредитлауга өстәмә чаралар бирү буенча гаризалар өйрәнеләчәген белдергән. Бөтен илгә 35 млрд. сум бирелер дип фаразлана.

"Россия Хөкүмәте карары буенча, субсидияләр Пенсия фондына салымнар буенча бурычлары булмаган авыл хуҗалыгы субъектларына гына бирелә. Майда субсидия алырга теләсәң, 1 апрельгә бурычлар булмау шарт иде. Шуңа күрә кайбер хуҗалыклар акчасын әле һаман ала алмый. Шул сәбәпле 97 млн. сум акча товар җитештерүчеләргә әле барып җитмәде", - дип белдерде министр. Аның әйтүенчә, 1 мартка республикада барлык товар җитештерүчеләрнең 37 млн. сумлык бурычы булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев