Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Быел районыбызда нинди төзелеш эшләре башкарылачак?

Төзиләр икән, димәк, тормыш дәвам итә һәм эш тә бар. Быел бу юнәлештә нинди эшләр башкарылыр икән, дигән сорау барыбызны да кызыксындыра. Шул уңайдан 2017 елда республика һәм федераль программаларны тормышка ашыру барышында безнең районда күреләчәк чараларны санап китү тәртибендә күрсәтергә булдык.

2017 ел Россиядә - Экология, Татарстанда Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елы буларак игълан ителде. Шулай итеп, районыбызда Парклар һәм скверлар, аннан соң килгән Су саклау зоналары елы кысаларында Сабинка яр буенда башланган эшләр дәвам иттереләчәк. Сабада чаңгы базасы булдырылачак.

Олы Шыңарда, Килдебәктә, Олы Кибәчедә спорт мәйданчыклары корылачак.

Түбән Симет авылында 50 урынлы клуб, Ике басу Арташта ФАП төзеләчәк. Моннан тыш Ике басу Арташта авыл җирлеге башкарма комитеты административ бинасы төзелешенә дә 4 миллион сум акча бүлү каралган.

Күпфатирлы йортларны ремонтлауга 12,525 миллион сум акча бүленәчәк. Сабада һәм Иләбәрдә -1әр, Шәмәрдәндә 5 йорт төзекләндереләчәк.

Мишәбашта һәм Югары Утарда су челтәре реконструкцияләнәчәк, Сабада күп балалы гаиләләр яшәгән йортларны су белән тәэмин итү өчен 1,3 километр үткәргеч сузылачак.

Ремонт һәм капиталь ремонт эшләре:

Эзмә, Түбән Шытсу һәм Лесхоз балалар бакчаларында, Явлаштау мәдәният йортында, "Тургай" социаль приютында, Югары Утар балалар йорты-интернатында, ветеринария берләшмәсе бинасында башкарылачак.

Торакларны, яшелчә саклау урыннарын төзекләндерү, силос-сенаж траншеялары төзү эшләре дә планлаштырыла. Подрядчылар - "Ак Таш", "ПМК-Мелиорация", ПМК-159", "Мелиорация-Сервис", "Рыбно-Слободский универсалстрой", "Инвестхолдингстрой", "Акварей" җәмгыятьләре, "Таипов" шәхси предприятисе, Саба һәм Шәмәрдән күптармаклы предприятиеләре. Программаларны тормышка ашыру барышында үзгәрешләр дә булырга мөмкин.

Чыганак: saby-rt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев