Быелгы Корбан нисабы күләме билгеле
Корбан чалу өчен республикада илле биш, шул исәптән Казанда унҗиде рәсми мәйданчык эшләячәк. Аныңча мәчетләрдә җәмәгать белән бәйрәм намазлары укылачак.
Корбан бәйрәмен уздыру тәртипләре турында журналистларга Татарстан мөфтие урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров сөйләде.
— Коръән-Кәримдә Раббыбыз: «Аллаһ ризалыгы өчен намазыңны торгыз, корбаныңны чал», — дип әмер итте. Корбан чалуыбызның төп максаты — Аллаһка якын булу. Чалган корбаннарыбызның ите дә, каны да Аңа ирешми, Аллаһка безнең тәкъвалыгыбыз ирешә. Быел Корбан нисабы күләме — 36 мең сум. Корбан гаете кергән мәлдә кесәсендә, ашау-эчү, башка хаҗәтләреннән, бурычларын түләүдән кала, 36 мең сум акчасы булган кеше корбан чалырга тиеш. Аллаһ Раббыбыз чалган корбаннарыбызны кабуллардан кылсын, — диде ул.
Татарстан мөфтиятенең Казыйлар һәм Голәмәләр шуралары тарафыннан Гарәфә көне итеп 27 июнь көне билгеләнгән, Корбан гаетенең беренче көне 28 июньгә туры килә (зөлхиҗҗә аеның унынчы көне). Бу көнне Татарстан мәчетләрендә җәмәгать белән бәйрәм намазлары үтәчәк. Корбан бәйрәме уңаеннан үтүче гает намазын Татарстанның барлык мәчетләрендә дә кояш чыгып 30 минут узгач уку тәкъдим ителә. Мисал өчен, 28 июнь көнне кояш Казанда 03.01 сәгатьтә, Актанышта 02.42 сәгатьтә чыга. Башкала мәчетләрендә Корбан гаете түбәндәге тәртиптә үтәчәк: 2.30 — 03.00 — Коръән уку; 03.00 — 03.30 — гает вәгазе уку; 03.30 — гает намазын уку; 03.40 — гарәп телендә хөтбә, Коръән укып дога кылу.
Гает намазы укылганнан соң махсус билгеләнгән урыннарда корбан чалу башланачак һәм ул Казан шәһәрендә 30 июнь 20.32 сәгатькә кадәр (кояш баеганчы) дәвам итәчәк. 27, 28, 29, 30 июнь, 1 июль көннәрендә Тәкбир әт-Тәшрик көннәре билгеләп үтелә. Бу көннәрдә, 27 июньдә иртәнге намаздан башлап 1 июльдә икенде намазын кертеп, фарыз намазларыннан соң (барлыгы 23 тапкыр), сәлам биргәч, тәкбир-тәшрик әйтелә: «Аллаһү әкбәр, Аллаһү әкбәр. Ләә иләәһә илләллааһү вәллааһү әкбәр. Аллааһү әкбәр вә лилләәһил-хәмд». Ирләр тәкбирне тавыш белән, хатын-кызлар эчтән әйтә.
Чыганак: https://shahrikazan.ru/news/din/byel-korban-nisaby-klme-36-me-sum
Фото: © «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев