Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Бушлай сыр салымда бар

Салым түләү буенча яңалык бар. Алты сутый җир өчен акча түләргә кирәк түгел. Сайлап алынган җир кишәрлеге турында күп вазифалы үзәк аша да хәбәр итеп булачак. Моңа кадәр салым инспекциясенә барырга яки "Салым түләүче физик затлар­ның шәхси кабинеты" аша гына белдереп була иде.

Тик бөтен кеше дә 6 сутый җир өчен салымнан азат ителә дип ялгыша күр­мәгез. Әлеге өстенлектән лаеклы ялдагылар, Советлар Союзы һәм Россия Геройлары, инвалидлар һәм башка төр ташламаларга ия булучылар гына файдаланырга Хокук­лы. Исе­гезгә төшерәбез, уз­ган ел Россия Президенты Владимир Путин Хөкүмәт белән Дәүләт Думасына ташламаларга ия булучыларны җир салымыннан азат итү мөмкин­лекләре турында тагын бер кат уйлашырга ки­ңәш иткән иде. Шуннан соң Салым кодексына үзгәреш­ләр кертелде. Нәти­җәдә 2018 елдан башлап кайбер төр категория граждан­нарның, үз милке итеп рәс­миләш­те­релгән яки арендага бирел­гән 600 квадрат метр, ягъни 6 сутый җир өчен салымнан азат ителәчәкләре билгеле булды.

Салым органнары ачыклык керткәнчә, чиге­релү (вычет) 2017 елгы салым чорыннан башланачак. Ташламага ия булучы ке­шенең 6 сутыйдан артык җи­ре бар икән, бу вакытта 6 сутыйны чигергәннән соң калган мәйдан өчен генә акча тү­ләргә тиеш булачак. Мисалга, 8 сутый җир кишәрлеге булучыларга, кадастр бәя­сен­нән чыгып, 2 сутыйга салым исәпләнәчәк. Әгәр дә кеше­нең исемендә берничә җир кишәрлеге бар икән, бу вакытта 1 июльгә кадәр салым инспекциясенә яки күп вазифалы үзәккә барып, кайсы урындагы җирдән чигер­тер­гә теләвен белдереп, хәбәр итәргә тиеш. Вакытында бел­дермәсә, иң арзанлы кишәр­лекнең (кадастр бәясе түбән­рәк булган) салым суммасы автомат рәвештә чи­герелә. Кеше мо­ңа кадәр ташламаларга ия булган булса (мисалга, хәрби хәрәкәт­ләрдә катнашучылар, лаеклы ялдагылар һәм башкалар салым түләү­дә ташламадан файдаланган бул­салар) мондыйларга кабаттан хәбәр итү кирәк булмаячак. Ә менә яңарак кына лаеклы ялга чыгучыларга ташламага ия булу турында 1 апрельгә кадәр гариза язарга туры киләчәк.

Реклама


Быелдан башлап салым органнарына мөрәҗәгать итү­ләр гадиләштерелде. Хә­зер ташламага ия булулары турындагы документларны салым органнарына китерер­гә кирәк түгел, бары тик гариза язу гына сорала. Сезнең мөрә­җәгатегез нигезендә салым хезмәткәрләре тиешле органнар белән үзләре элем­тәгә керәчәк.


Дәүләт Думасы депутаты, Россия бакчачылар берлеге рәисе Олег Валенчук бел­дер­гәнчә, илдә 60 миллионнан артык бакчачы бар. Кишәрлек хуҗаларының күп­челеге - өлкән яшьтә­геләр. Җиргә салым кадастр бәясенең 0,1-0,3 проценты күләменнән чыгып бил­геләнә. Кишәрлекнең нин­ди урында булуына карап, аның бәясе дә төрле, кыйм­мәтле җиргә салым да зуррак. Россиялеләр уртача алганда җир өчен 500-700 сум салым түли, кайберәүләр өчен бу сумма берничә мең­ белән дә бәяләнергә мөм­кин.

http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев