Бураннардан соң Татарстанга -25 градуслы салкыннар килә
Бүген, 22 гыйнварда, һава температурасының кинәт төшүе көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге кисәтә.
Республикада дүшәмбе урыны белән һава температурасының -25 градуска кадәр төшүе фаразлана, дип белдерә синоптиклар.
Төнлә Татарстанның кайбер районнарында бераз кар яварга мөмкин һәм буран саклана, буран вакытында күз күреме 1-2 километрга кадәр начарлана, шулай ук көчле җил, тизлеге секундына 15-16 метрга кадәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев