Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Булачак әниләрне тәмәке тарткан һәм исерткеч эчемлекләр кулланган өчен штрафка тартачаклар

...

Ленинград өлкәсе Законнар чыгару җыелышы депутаты Владимир Петров йөкле хатын-кызларга исерткеч эчемлекләр һәм тәмәке саткан өчен миллион сумга кадәр штраф салырга дигән канун проекты тәкъдим итте. Бу хакта РИА «Новости» хәбәр итә.//Мәйдан//

Шулай ук, ул тәмәке тартучы яки алкоголь кулланучы булачак әниләргә дә штраф салырга тәкъдим итә. Аның күләме 5 мең сумга кадәр җитәргә мөмкин.

Документта күрсәтелгәнчә, йөкле хатын-кызга алкоголь һәм тәмәкене данәләп саткан өчен штраф күләме 30-50 мең сумны, вазифаи затларга — 100-200 мең сум, ә юридик затлар өчен 500 меңнән алып 1 млн сумга кадәр тәшкил итәргә мөмкин.

Якын арада әлеге документ Законнар чыгару җыелышы тарафыннан каралачак.

Реклама

 

 

Фото: http://babynolog.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев