Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Бүген,7 май – Радио көне!Бәйрәм белән безне!💐🌸🎉

7 май дөньяның фән һәм техника тарихына Радио көне булып кереп калды. Нәкъ менә шушы көнне рус физигы Александр Попов Россия физика-химия җәмгыяте утырышында үзе ясаган дөньяда беренче радиоалгычны эшләтеп күрсәтә, радиоэлемтә сеансы үткәрә.

2000 елның 15 маенда, Саба район хакимияте башлыгы Рәис Нургали улы Миннеханов карары белән, "Саба дулкыннары" телерадиокомпаниясе төзелә һәм 105,6 ешлыгында 8 июнь - Сабантуй көнне беренче тапкыр эфирга чыга. Беренче көннән үк хәбәрләрне, җырларны район халкы бик яратып кабул итә.

"Саба дулкыннары"ТРКсенең директоры Әлфия Галимҗан кызы Мөбарәкова үзе җитәкләгән коллективны һәрвакыт яңа эшләргә, проектларга рухландырып тора. Радиожурналистлар Гөлшат Галиәкбәрова, Вахитова Гөлназ, Гатауллина Гөлназ, Раилә Галәвина, Диләрә Җаббарова, тавыш операторы Илдус Әхмәтгалиев һәм башкалар "Саба дулкыннары" радиосында һәркөнне район, республика яңалыклары белән таныштыралар. Кызыклы сәхифәләр, интерактив уеннар, һәр кешегә якын темалар буенча игълан ителгән конкурслар тыңлаучыларыбызны битараф калдырмый. Безнең тавыш бер Сабага гына түгел, Арча, Кукмара, Балтач, Теләче, Мамадыш, Питрәч районнары халкына, хәтта курше Киров өлкәсенең кайбер районнарына һәм Малмыж шәһәренә дә ишетелә. 

Реклама

2018 елның 22 нче май көнне "Саба дулкыннары" радиосы "Дулкын" радиосы буларак эшли башлады. Радио тәүлегенә 24 сәгать эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев