Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Бүген террорчылыкка каршы комиссиясенең чираттагы утырышы булып узды

Утырышны район башлыгы Р.Н. Миннеханов алып барды.

Беренче булып сүз Саба район эчке эшләр бүлеге начальнигы урынбасары  С.Латыйповка бирелде. Ул район биләмәсендә Яңа ел бәйрәмен хәвеф-хәтәрсез үткәрү мәсьәләләренә басым ясады.

Утырышта террорчылыкка каршы көрәш комиссиясе җитәкчесе урынбасары Азат Хәлилов алдагы бәйрәм көннәрендә саклык мәсьәләрен көчәйтергә кирәклеген әйтте.

Район мәгариф бүлеге җитәкчесе Илфат Шакиров, район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Загидуллин,  яшьләр һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ирек Гарипов, Арташ авыл җирлеге башлыгы А.Әгьләмҗанов мәктәпләрдә, мәдәният йортларында, спорт сарайларында чыршы бәйрәмнәрендә төрле шартлаткычлар кулланмаска, укучылар арасында бәйрәм көннәрендә мәчетләрдә һәм мәдәният йортларында, халык күп җыела торган, бәйрәм үткәрелә торган урыннарда тәртип һәм саклык кагыйдәләрен  үтәү кирәклеген ассызыкладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев