Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Бүген террочылыкка каршы көрәш комиссиясенең киңәйтелгән утырышы булып узды

23нче гыйнвар көнне Саба муниципаль районының утырышлар залында террочылыкка каршы көрәш комиссиясенең киңәйтелгән утырышы булып узды.

Анда Саба муниципаль район башлыгы комиссия рәисе Рәис Миннеханов, комиссия рәисе урынбасары Азат Хәлилов, Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Ишниязов, барлык бүлек мөдирләре, авыл җирлекләре башлыклары, комиссия әгъзалары катнашты.

Комиссия Россия Федерациясе Президентын сайлауларына әзерләнү һәм аны үткәрү чорында Саба муниципаль районында террорчылыкка каршы көрәш, җәмагать урыннарында саклану һәм тәртип булдыру хакында өстәмә чаралар күрүгә багышланган иде.Комиссия утырышында район эчке эшләр бүлеге начальнигы урынбасары Сәйдәш Латыпов, янгын сүндерү бүлеге начальнигы Илдар Закиров чыгыш ясады.


Утырышны Саба муниципаль районы башлыгы, районның террочылыкка каршы көрәш комиссиясе рәисе Рәис Миннеханов алып барды, һәм көн үзәгендәге мәсьәләләрне якын көннәрдә хәл итәргә киңәш итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев