Бүген Татарстанда кыска вакытлы яңгырлар һәм +25 градуска кадәр җылы булуы көтелә - бу хакта «ТатарИнформ» хәбәр итә.
6 майда Татарстанда һава торышы үзгәреп торачак. ТР Гидрометүзәге мәгълүматлары буенча, төнлә явым-төшемсез, көндез кыска вакытлы яңгырлар явачак, урыны белән яшенле яңгырлар булуы ихтимал.
Җилнең тизлеге секундына 6-11 метр, көндез урыны белән секундына 15-18 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Төнлә һава температура +8...+13 градус, көндез +15...+20 градус, көнчыгыш районнарда + 25 градуска кадәр җылылык көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев