Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Бүген Татарстан Республикасының халык шагыйре Роберт Миңнуллинга 75 яшь тулган булыр иде.

Шагыйрь үзе арабыздан китсә дә, ул шигырьләрендә, яраткан укучысы күңелендә яшәвен дәвам итә.

Роберт Мижнуллин татар информ

Кеше гомерләре бигрәк кыска…
Ходай безгә, белмим, нигәдер,
Кошлар гомере дә бирмәгән шул.
Яши белсәң җитәр, дигәндер.

Кеше гомерләре бигрәк кыска…
Шунсына да шөкер итәбез.
Кыска гына шул бер гомернең дә,
Кадерләрен белми китәбез.

Кеше гомерләре бигрәк кыска…
Кадерләрен бик тә белерлек.
Һәр сәгате аның санаулы бит,
Һәр сәгате үзе – гомерлек.

Кеше гомерләре бигрәк кыска…
Сизелми дә хәтта калына.
Әйтерсең лә, гомер учаклары
Бер мизгелгә генә кабына.

Кеше гомерләре бигрәк кыска…
Бер сүнә дә кабат кабынмый.
Һәрберебезгә дә кагыла ул,
Шагыйрьләргә генә кагылмый.

Роберт Миңнуллин
Фото: ©«Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев