Бүген Саба урта мәктәбендә әтиләре махсус хәрби операциядә булган мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен Яңа ел бәйрәме үткәрелде
Бүген 28 декабрь көнне Саба урта мәктәбендә әтиләре махсус хәрби операциядә булган мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен Яңа ел бәйрәме үткәрелде.
Аларга кызыклы Яна ел тамашасы күрсәтелде, Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы һәм Саба районы башлыгы Рәис Миннеханов тарафыннан әзерләнгән бүләкләр тапшырылды. Балаларны, әниләрне, дәү әниләрне бәйрәм белән Саба районы башлыгы Рәис Миннеханов , Россия Федерациясе Федераль Жыены Дәүләт Думасы депутаты Илья Вольфсон тәбрикләде.
Бәйрәмгә 68 бала чакырылып, шуларнын 45е катнашты. Бәйрәмнен ин нәни кунагы Йосыф -Алан авылыннан 7 айлык Солтан Хафизов булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев