Бүген Саба урта мәктәбе җәйге ялга озаткан укучыларын колач җәеп, кабат үз канаты астына җыйды.
Хәерле сәгатьтә ,дибез. Уку елы һәркем өчен дә нәтиҗәле булып,күңелле вакыйгалар белән үрелеп барсын .
Яңа уку елында биредә 286 укучы белем һәм тәрбия алачак.Беренче сыйныфка 6 малай,18 кыз укырга килде.11нчеләр 17.Белем көне белән котлап, Башкарма комитет җитәкчесе Марат Ишниязов ,мәгариф идарәсеннән Гөлназ Капитонова,ветераннар Советы рәисе Фәнил Ильясов сүз алды.Быелгы беренче сыйныфларга мәктәп сумкалары бүләк ителде.Әтиләре хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан балалар аерым искә алынып, махсус кирәк яраклар кабул итеп алдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев