Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Бүген Саба торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләренә грипка каршы вакцина ясалды

Һава шартлары үзгәрә башлауга салкын тию белән бәйле авырулар баш калкыта башлый. Шуларның иң киң таралганы — грипп. Һәм ул иң кискен чирләрнең берсе.

Инде сентябрь аенда ук Көнчыгыш икътисадый форумы кысаларында Роспотребнадзор җитәкчесе Анна Попова Россиядә гриппка каршы вакциналаштыруга старт бирелгәнлеген хәбәр итте. Авыру үсеш алганчы иммунитет барлыкка килсен өчен мөмкин кадәр иртәрәк прививка ясату мөһимлегенә басым ясый ул. Ә чирнең арту чоры ноябрь-декабрь айларына туры киләчәк, ди җитәкче.

Мунча сәламәтләндерү комплексында бүген Саба торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләренә вакцина ясала. Район үзәк хасатаханәсенең шәфкать туташлары коллектив чакыруы буенча үзләре килде.

Гриппка каршы вакцинация ясау-авыруны профилактикалауның төп һәм иң нәтиҗәле ысулы. Аерым игътибар балаларга, йөкле хатын-кызларга, хроник авырулары булган кешеләргә, 60 яшьтән өлкәнрәк затларга һәм медицина хезмәткәрләренә, мәгариф, транспорт һәм ТКХ өлкәсе хезмәткәрләренә бирелә. Быелның сентябрь аеннан районда 11810 кешегә вакцина ясалган, шуның 5182 се балалар. 12170 доза вакцина кайткан.

Роспотребнадзорның Саба, Теләче, Кукмара, Мамадыш районнары территориаль бүлегенең баш белгеч- эксперты Шәфкать туташлары иң элек пациентка аңлату эшләре алып бара. Ризалык кәгазе тутырыла. Вакцина компонентларына аллергик реакция, аллергик авырулар, югары тән температурасы булган очракта, хроник авырулар кискенләшсә, прививка ясатырга ярамый.

Прививка ясаткан кеше бөтенләй грипп белән авырмый дигән сүз түгел, ләкин ничек кенә булмасын, вакцина ясаткан кеше авыруны җиңелрәк кичерә, грипп өзлегүләр китереп чыгармый, дип ышандыра табиблар. Прививка ясатырга теләүчеләр үз участок терапевтына мөрәҗәгать итә ала. Бу алдан язылусыз һәм чиратсыз башкарыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев