Бүген Саба спорткомплексында «Саба таңнары» газетасы призына милли көрәш буенча шәхси-команда район чемпионаты бара.
Җанатарлар арасында татар иленен иң көчле, иң күп титуллы көршчесе Раил Нургалиев та бар.
Көрәш ир-егетләрне берләштерүче спорт төре. Өченче көн генә махсус хәрби операциядән ялга кайткан контракт нигезендә туган илебезне саклаучы Иске Икшермә авылы егете Кирилл Петров та тренерының ярышка чакыруын кире какмаган. Шыңардан әтиле - уллы Ахунҗановлар да матур көрәш курсәттеләр. Көрәшчеләргә сәламәтлек, матур, чиста җинүләр телибез.Бәйгедә 10 тулы, 2 тулы булмаган команда катнаша. 110 артык көрәшче бил алыша.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев