Бүген Саба районына эш сәфәре белән Түбән Новгородның Сафаҗай авылында яшәүче татар эшмәкәрләре эш сәфәре белән килде
Алар райондагы предприятиеләр эшчәнлеге, мәгариф, спорт объектлары белән танышып үзләренә бик күп тәҗрибә тупладылар.
Делегация составында эшмәкәрләрдән тыш, укытучы, радио, гәзит хезмәткәрләре, данлыклы спортчылар да бар. Барысы да саф татар телендә сөйләшә, диндә. 1500 кеше яшәгән авылда 5 мәчет бар.
Милләттәшләребезне Саба районы якты йөз белән каршы алды. Район башлыгы Рәис Миннеханов очрашу барышында аларның һәрберсе белән аерым аралашты. Кунакчыл район җитәкчелегенә сафаҗәйлеләр рәхмәт сүзләре җиткерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев