Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Бүген Саба муниципаль районына эш сәфәре белән ТРсы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов килде.

Ул район узәгендә туган якны өйрәнү музеен ачуда катнашты, китапханә эшчәнлеге белән танышты.

Бүген Саба муниципаль районына эш сәфәре белән ТРсы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов килде. Ул район узәгендә туган якны өйрәнү музеен ачуда катнашты, китапханә эшчәнлеге белән танышты. Роман Шәйхетдинов район башлыгы Рәис Миңнеханов озатуында район куләмендә эшләүче җитештерү предприятиеләре, крестьян-фермер хуҗалыклары, кече һәм урта эшмәкәрлек оешмалары җитештергән товар-продукцияләрне, узмәшгульләр эшләнмәләрен, махсус хәрби операция зонасына волонтерлар ярдәмендә әзерләнгән гуманитар ярдәм әйберләрен, мәктәп коллективлары әзерләгән бай, эчтәлекле кургәзмәне карады. Аеруча үсемлекчелек өлкәсендә эшнен киң җәелдерелүенә, җитештерүдә нәтиҗәле эшләүгә, балаларның техник юнәлештә эшләргә өйрәнүләренә, волонтерларның сыйфатлы ризыклар, көнкүреш кирәк-яраклары җитештерүгә зур бәя бирде. Алга таба ТРсы Премьер-министры урынбасары Саба муниципаль районының 2024нче елда социаль-икътисадый үсеше һәм 2025нче елга бурычларына багышланган хисап утырышында катнашты. Районыбызда төрле тармакларда эшләүче хезмәт алдынгыларына Дәүләт буләкләре тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев