Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Бүген Саба аграр көллиятендә Саба районы башлыгы Рәис Миннехановның чыршы бәйрәме булды.

Анда районыбыз мәктәпләреннән һәр сыйныфтан бер укучы катнашты.

нов год

Барысы 362 бала арасында уку алдынгылары, олимпиадалар җиңүчеләре, әтиләре хәрби  хәрәкәтләрдә катнашучылар бар иде.

нов год

Төп бәйрәм алдыннан фойеда мастер класслар эшләде. Анда балалар матур кул эшләренә өйрәнделәр. Үзләренә үз куллары белән бүләкләр ясадылар. 

нов год

Аннары сәхнәдә яңа ел тамашасы башланды. Район башлыгы Рәис Миннеханов сәхнәгә күтәрелеп котлауларын ирештерде. Тырышып укырга, район данын якларга чакырды. Бүгенге бәйрәмнең истәлеге  итеп ул  һәр балага татлы күчтәнәчләр һәм сәгать бүләк итүен әйтте.

Алга таба бәйрәм сәхнәдә шоу уеннар белән дәвам итте. Яңа ел кунаклары белән күңел ачкан мизгелләр һәркем күңелендә озак сакланыр.

новый год

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев