Бүген Рус теле көне
Ул 6 июньдә – А.С.Пушкин туган көнне билгеләп үтелә.
Рус теле – безнең илебездә яшәүче күпмилләтле халыкның үзара аралашу теле. Бу көн 2010 елда БМО тарафыннан гамәлгә куелган. Илебезнең барлык мәктәпләрендә дә рус теле төп фән буларак укытыла, урта мәктәпне тәмамлаучы һәр укучы рус теленнән бердәм дәүләт имтиханнары тапшыра.
Җир йөзендә 150 миллион кеше рус телендә аралаша, ә тагын 100 миллионы аны икенче тел буларак куллана.
Фото авторы: Михаил Захаров.
Татар - Информ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев