Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Бүген Россия Федерациясе Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә

Ел саен 10 ноябрьдә Россиядә Россия Федерациясе Эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме (2011 елга кадәр — Милиция көне) билгеләп үтелә

Бу бәйрәмнең тарихы 1715 елдан башлана. Нәкъ шул вакытта Петр I Россиядә Җәмәгать тәртибен саклау хезмәтен оештыра һәм аны «полиция» дип атый, Бу грек теленнән «дәүләт белән идарә итү»дигәнне аңлата.

Хөрмәтле тәртип сакчылары, кадерле полиция хезмәткәрләре, сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез — полиция көне белән котлыйбыз! Бүген без искә төшерергә телибез, сезнең һәрберегез чын герой һәм аерым һәйкәлгә лаек, чөнки башкалар хакына үз тормышыгызны куркыныч астына кую-иң игелекле эш. Сезгә эшегездә уңышлар, югары карьера баскычлары һәм, әлбәттә, корыч сәламәтлек телибез. Һәрберегез шәхси тәҗрибәгездә бәхет нәрсә икәнен белсен һәм полиция хезмәткәрләренең йөзләрендә елмаю һәрчак балкып торачак!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев