Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Бүген районыбызның 11нче сыйныфын тәмамлаучы егет - кызларыбыз мәктәп белән саубуллашты

Тантаналы чара Саба урта мәктәбендә узды .Барысы 129 укучы урта мәктәпне тәмамлау турында өлгергәнлек аттестатларын кулларына алды.

Бәйрәмдә район башлыгы Рәис Миннеханов та катнашты. Ул гел 5 ле билгеләренә укыганнарга алтын медальләр тапшырды.Андыйлар 28 укучы булды.

Бу чыгарылышта район буенча 4 кеше Бердәм дәүләт имтиханнарында аерым фәннәрдән 100 балл җыюга ирешкән.

Шулай ук 24 егет кыз район башлыгы грамотасына ия булды.

Мәгариф идарәсе башлыгы Илфат Шакиров идарә Мактау грамотасын 15 укучыга тапшырды.

Реклама

Бүләкләүләр матур теләкләр теләүләр,җыр-биюләр белән күңелле үрелеп барды.Укучыларга район башлыгы бүләге - яшьләрнең яраткан җырчылары Рафис Кәлимуллинның кайтуы булды.Аның дәртле җырлары залларны яңгыратты.Артистка кушылып җырладылар да биеделәр дә. Бүгенге тәэсирләр һәр күңелдә озак сакланыр әле.

Хәерле сәгатьтә, ак юллар сезгә кадерле балалар!

Фотолар галереядә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев