Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Бүген районда терлекчеләр слеты үтте.

Районның авыл хуҗалыгы тармагында бер генә көн дә ял итмичә хезмәт итүчеләр чын мәгънәсендә ял итте.

Җитәкчеләребез аларга бәйрәм ясады. Ачылыш тантанасында хезмәт уңышларына ирешкәннәр тәбрикләнде. Исемле бүләкләр, диплом, грамота, рәхмәт хатлары тапшырылды. Матур теләк, котлаулар яңгырады. Аннары мәйдан уртасында спорт бәйгеләре башланды. Хөнәри көч сынашулардан ат җигү, сыер саву аппаратын сүтеп җыю кебек турлар да булды. Традицион уеннарда да һәркем яратып катнашты. Урыннар яулаучылар лаеклы бүләкләрен алды. Слетны эстраданың җырлы гаиләсе Алинә, Азат Кәримовлар җырлап бизәде. Алар халыкка иң матур чыгышларын тәкъдим итте. Иң мөһиме көн дә һава торышы белән куандырды. Рәхәтләнеп күңел ачарга, көч сынашырга мөмкин булды. Барлык уеннар да бик җанлы барды. Мәйдан шатлыклы авазлардан яңгырап торды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев