Бүген район үзәгендә язгы ярминкәләр гөрләде.
Халык куллануындагы барлык төр товар, продукцияләр тәкъдим ителде. 40лап эшмәкәр чыккан иде.
Аеруча ашлык, бәрәңге, салам, печән тиз сатылып бетте. Утын төягән машиналар да мәйданда озак тормадылар.
Сәүдә рәтләре буйлап йөрүче кешеләр саны да шактый булды. Аларның күпчелеге ит, сөт, йомырка, бал алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев