Бүген нефть һәм газ сәнагате хезмәткәрләре көне!
Хөрмәтле нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре, хөрмәтле ветераннар! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән ихластан тәбрик итәбез.
Нефть-газ сәнәгате илебезнең һәм республикабызның икътисади үсешенә тиңдәшсез өлеш кертә. Сезнең фидакарь хезмәтегез нәтиҗәсендә, республика халкының тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлтелгән социаль проектлар уңышлы тормышка ашырылып бара.
Барыгызга да ныклы сәламәтлек, гаиләләрегезгә иминлек, катлаулы һәм мөһим хезмәтегездә бары уңышлар телибез!
Фото: ©«Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев