Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Бүген гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Расим абый һәм Ризәлә апа Шакировларга «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале тапшырылды.

Әлеге бүләкне алар Саба районы башлыгы Рәис Миннеханов кулыннан кабул итеп алдылар.

Районыбызның Сатыш авылында яшәүче Расим һәм Ризәлә Шакировлар гаиләсе бар яктан үрнәк гаиләләрнең берсе. Гөмер буе хезмәт, эш белән яшиләр. Бергә тормыш коруларына 43 ел. Берсеннән берсе акыллы, тәртипле 4 малай тәрбияләп үстергәннәр , киленнәре дә үзләре кебек тыйнак та, унган да. Гөр килеп оныклар үсә. 

Бүген гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Расим абый һәм Ризәлә апага "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медале тапшырылды. Әлеге бүләкне алар Саба районы башлыгы Рәис Миннеханов кулыннан кабул итеп алдылар. Шулай ук район, җирлек җитәкчеләре дә Шакировлар гаиләсен бәйрәм белән тәбрикләде. Махсус хәрби операциядәге уллары Ильясның видеоәлемтә аша аралашып алуы бигрәк тә дулкынландыргыч булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев