Бүген федераль программа нигезендә капиталь төзекләндерүдән соң Шәмәрдәндә почта бүлеге ачылды.
Әлеге бүлек 6100 дән артык кешегә хезмәт күрсәтә.
Тантаналы Шәмәрдән почта бүлеге ачылышында почта хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырылды. Бүлек башлыгы Рәсимә Гарифуллина биредә 40 елга якын хезмәт куя. Аларга алга таба да эшләрендә уңышлар телибез!
Шәмәрдәндә почта бүлеге ачылышы тантанасында катнашкан мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин Әниләр көне уңаеннан открытка җибәрде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев