Бүген безнең коллегабыз - «Саба дулкыннары» телевидениесе мөхәррире Гөлназ Илдар кызы Гатауллинаның туган көне!
Хөрмәтле Гөлназ Илдаровна!
Бүген безнең коллегабыз - "Саба дулкыннары" телевидениесе мөхәррире Гөлназ Илдар кызы Гатауллинаның туган көне!
Хөрмәтле Гөлназ Илдаровна!
Сезне ихлас күңелдән туган көнегез белән котлыйбыз! Иң изге якты, матур теләкләребезне юллыйбыз! Без Сезне олы йөрәкле киң күңелле, тырыш, , таләпчән коллегабыз буларак хөрмәт итәбез! Тормышның бу биеклегенә тырыш хезмәт, хәләл көч, күркәм эш-гамәлләрең бәрабәрендә ирештең.
Сездәге тырышлык, булганлык, ярдәмчелек тә меңнәрчә кешеләргә җитәрлек. Туган көнегез белән тәбрикләп киләчәктә дә куанычлы гомер, шул гомергә җитәрлек ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә бәхете, рәхәт, тыныч, мул тормыш, балагызның игелеген күреп шатлыклы хәбәрләрен ишетеп туганнарның, дусларның күңел җылысын тоеп тормыш иптәшегез белән тигезлектә сөеп сөелеп яшәвегезне телибез! Без сезнең тормышны сөеп яшәвегезгә сокланабыз. Гел шулай оптимист рухлы, туры сүзле, яшь, матур, чибәр булып калыгыз!
Хисләр ташый йөрәк түреннән,
Саф теләкләр булып түгелә.
Сине туган көнең белән
Тәбрик итәбез чын күңелдән.
Торыш юлын уз син шатлык белән,
Авырлыклар юлдаш булмасын.
Озын юлда баскан эзең калсын
Вак яңгырлар аны юмасын
Кеше гомере артык озын түгел,
Кошлар гына озын гомерле.
Авырмыйча, тазалыкта яшә
Ходай биргән шушы гомерне.
Котлы булсын бәйрәмең,
Тыныч булсын кунелең,
Шатлык-сөенечләр белән
Тулы булсын гомерең!
Гамьле еллар, гамьле көннәр
Телибез чын йөрәктән!
Һич кичекми чынга ашсын
Безнең күркәм теләкләр!
Мин сиңа бер генә теләк телим!
Саулык,саулык,саулык!
Ә саулык ул-озын гомер,
Бәхет һәм мәхәббәт нурының тамчысы!
Күңелең күгендә көн дә кояш,
Көн дә яз булсын!
Җаныңда чәчәкләр атсын!
Мәхәббәт җимешең,хыялыңдагы серле
Һәм изге теләкләрең тормышка ашсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев