Бүген Байлар Сабасының «Алтын туп» спорт сараенда мини-футбол ярышлары башланып китте.
3 көн дәвам итәчәк уеннарда 25 команданың катнашуы көтелә.
Бүген Байлар Сабасының "Алтын туп" спорт сараенда мини-футбол ярышлары башланып китте.
3 көн дәвам итәчәк уеннарда 25 команданың катнашуы көтелә. Бүгенге бәйгедә Саба районы һәм Менделеевск шәһәре командалары көч сынашты.
Уен бик кызу барды, 2 команда да үзенең көчле икәнен күрсәтте һәм нәтиҗә 2:2 булды. Шулай ук Азнакай һәм Алабуга футболчылары арасында да очрашу үтте. Нәтиҗәдә Алабуга командасы җиңүгә иреште, исәп 0:1.
Ярышлар бик шәп, дәртле, кискен бара, алга таба катнашкан командаларга җиңүләр, яхшы уеннар теләп калабыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев